Бөтенроссия халык санын алу көннәре билгеле

Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак.

Бөтенроссия халык санын алу 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак, Хөкүмәтнең тиешле карарына кул куелды, дип хәбәр итә Бөтенроссия халык санын алу медиаофисы.

«РФ Хөкүмәте карары имзаланды. Ул Бөтенроссия халык санын алуны үткәрү вакытын билгели. Чара 2021 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак», - диелә хәбәрдә.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, Росстатта Министрлар Кабинетының Халык санын алу вакыты турындагы карарына кул кую фактын расладылар.

Чыганак: "Татар-информ"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
365
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: