Аксубай башлыгы: «Чувашлар — җир халкы»

Аксубайда чувашлар халыкның 45 процентын тәшкил итә.

Аксубайда чувашларның «Уяв» милли бәйрәме узды. «Чувашлар — җир халкы», — дип бәяләде Аксубай башлыгы Камил Гыйльманов.

«Чувашлар — эшчән, тату, төпле халык, алар матур йортлар төзиләр, производствода да, авыл хуҗалыгында, терлекчелектә эшлиләр, демография ягыннан да алдынгы алар. Алар тырышып эшли, күршесенә караганда яхшырак яшәргә тели. Чувашлар — җир кешесе», — диде район башлыгы «Татар-информ» га.

Ул күп гасырлар инде чувашлар шушы җирдә яшәгәнен искәртте. «Күп милләтле район бездә: рус, татар, чувашлар дус булып яшиләр. Аксубайда чувашлар халыкның 45 процентын тәшкил итә», — диде.

Камил Гыйльманов бәйрәмнәрне милләтләргә бүлеп карамауларын әйтте. «Татарның Сабан туенда барысы да бар, русларның Троица бәйрәме үтте, анда да барлык милләтләр катнашты. „Уяв“ та да барлык милләтләр бер әйлән-бәйләнгә баса. Мәгънәсе шунда: халык урып-җыю алдыннан көч җыя, ял итеп ала, аннары җирдә эшләргә тиеш», — диде.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
282
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: