"Милләт авазы" бәйгесенә гаризалар кабул итү вакыты озайтылды! (БӘЙГЕ ШАРТЛАРЫ)

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш.

Без күпмилләтле республикабызның бай тарихи-мәдәни мирасын туплау максаты белән башлап җибәргән "Милләт авазы" бәйгесенә иҗади эшләр кабул итү вакытын озайтырга булдык.

Үзегезнең милләтегез турында видео әзерләп, 25 октябрьдән алып 3 ноябрьгә кадәр җибәрә аласыз. Шартлар - шул ук!

Бәйге турында тулырак менә бу сылтамага басып белә аласыз.

Җиңүчене дә сез ҮЗЕГЕЗ сайлаячаксыз. 4-10 ноябрь аралыгында 100tatarstan cайтында (татарча бүлеге) ачык тавыш юлы белән ачыкланачак ул. Җиңүчегә 5000 сум күләмдә акчалата бүләк тапшырылачак.

Катнашырга өлгерегез!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
452
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: