"Милләт авазы"нда катнаш һәм 5 мең сум акча от!

Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш.

Күпмилләтле Татарстаныбызның көче – аның бөтенлегендә. Һәр милләтнең бай тарихи-мәдәни мирасы бар. Безнең әнә шуны барлыйсы, Татарстан җирлегендә яшәүче милләтләрнең телен, гореф-гадәтен, мәдәниятен, аш-суын, җырларын, үзенчәлекләрен күрәсе килә. Шул уңайдан “Милләт авазы” дигән видеоязмалар бәйгесен игълан итәбез!

БӘЙГЕНЕҢ ШАРТЛАРЫ ТҮБӘНДӘГЕЧӘ:

30-60 секундтан да артмаган, горизонталь рәвештә, MOV һәм MP4 форматларындагы видеоязма төшереп, аны millt.avazy@mail.ru адресына җибәрергә;

бу видеода Татарстанда яшәүче милләт вәкилләре үз телендә шигырь, җыр яки бию башкарырга, яки гореф-гадәт, бәйрәм күренешен күрсәтергә, яки аш-су рецепты белән бүлешергә, гомумән, үз халкының үзенчәлеген чагылдырырга тиеш;

рус яисә татар телендә, 3-5 җөмлә белән видеоның эчтәлеге турында да кыскача аңлатып китү мәҗбүри. Шунда ук видеоязманың авторын (фамилия, исеме), торган урыны, телефон номерын күрсәтергә кирәк булачак.

“Милләт авазы” бәйгесенә иҗади эшләр 11-25 октябрь аралыгында кабул ителә. Җиңүчене халык ҮЗЕ сайлаячак. 27 октябрь – 10 ноябрь аралыгында 100tatarstan.ru cайтында (татарча бүлеге) ачык тавыш юлы белән җиңүче ачыкланачак. Аңа 5000 сум акчалата бүләк тапшырылачак.

Элемтә өчен телефон: 89393895831 (Чулпан)
Электрон почта: millt.avazy@mail.ru

Бәйге нигезләмәсе - биредә.
 

Прими участие в конкурсе «Голос нации» и выиграй 5000 рублей!

Сила многонационального Татарстана в его единстве. Богатое историко-культурное наследие есть у каждого народа. Мы хотим раскрыть это многообразие культур, особенностей, традиций и обычаев. И объявляем конкурс видеороликов «Голос нации». 

Условия участия в конкурсе:
1.    Видеоролик длительностью не более 30-60 секунд нужно снять горизонтально, сохранить в формате MOV или MP4 и отправить на электронную почту millt.avazy@mail.ru
2.    Видеоролик должен отражать самобытность народа, проживающего в Татарстане. Можно рассказать стихотворение, исполнить песню или танец, показать свои обычаи, национальные праздники или же поделиться приготовлением национальных блюд. 
3.    Видеоролик сопроводить небольшим описанием (3-5 предложений) на русском или татарском языках. Также необходимо указать автора видеоролика и номер телефона для связи. 
Творческие работы принимаются с 11 по 25 октября. Проголосовать за понравившуюся работу может каждый желающий на сайте 100tatarstan.ru (татарская версия) в период с 27октября по 10 ноября. Автор лучшей работы получит денежное вознаграждение в размере 5000 рублей.

Телефон для связи: 89393895831 (Чулпан)
Электронная почта: millt.avazy@mail.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
637
0
5
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: