Татарстанның халык шагыйре Сибгат Хәким: «Җиңелгәннәр рәхәт яши, җиңгәннәр талонга чират тора»
«Күңелем Ленин белән сөйләшә». Заманында бу шигъри юлларны ишетмәгән, шигырьне яттан белмәгән кеше булдымы икән? Еллар узгач, партиясе дә, иле дә таркалгач, Ленинга да көн беткәч, бу шигырьнең авторы мәшһүр шагыйрь Сибгат Хәкимгә дә тел-теш тидерүчеләр шактый булды. Мәзәкләр дә күп сөйләнде. Имеш, Сибгат Хәким төнлә Ильич белән сөйләшә-сөйләшә Ленин урамыннан бара икән. Шулай Ленин белән сөйләшеп барганда караклар, арттан сиздерми генә килеп, аның кыйммәтле бүреген салдырып киткәннәр, ләкин Сибгат Хәким моны сизми, урам буйлап һаман Ленин белән сөйләшеп баруын дәвам итә икән. Нишлисең, заманы шул: Ленинны да, партияне дә мактарга кирәк була. Сибгат Хәким бу эшләрдән ялгызы гына читтә кала алмый. Әмма әдип үз максатын да онытмый. Яңадан укып, уйланып карасаң, бу шигыре белән Хәким Ленинга да, партиягә дә тәлинкә тотмый. Ленин белән һәр кеше дә сөйләшергә хаклы. Әдип Ленин белән, бәлки, революциянең татар халкына китергән зыяннары хакында бәхәсләшкәндер...
Сибгат Хәким әйтәсе сүзен ашыкмыйча, салмак тавыш белән генә әйтергә яраткан. Мактаганда да, тел астына әче тәнкыйть орлыгы салып әйткән. Берзаман шагыйрь Мостафа Ногманны Язучылар берлегенә әгъза итеп алырга җыелалар. Кабул итү комиссиясенең рәисе буларак, төп сүзне һәрвакыт Сибгат Хәким әйтә торган булган. Ул риза икән – алалар, юк икән – бигайбә. Бу җыелышта да барысы да зур түземсезлек белән олпат шәхеснең фикерен көтәләр. Ул һәрвакыттагыча ашыкмый гына сөйли башлый: «Менә... аны... русларда... Союзда... мең ярым язучы бар... аның ... без белгәне егермеләп булыр... башка халыкларның Союзында, әйтик... язмаган язучыларны да Союзга алалар... сан арттыру өчен... бу яза бит әле... алыйк!» Ягъни бу ни дигән сүз? Тәкъдим ителә торган шагыйрьнең әсәрләрен ул мактый алмый, әмма сәясәт бу язучыны әдипләр арасына алырга куша. Ул Мостафа Ногманны шагыйрьгә санамый, әмма аны әгъзалыкка тәкъдим итә. Ягъни ул татар халкының күп әгъзалы Язучылар союзы булуын тели.
Сибгат Хәким сугышның башыннан ахырына кадәр кулына корал тотып сугышкан язучы. Ул сугыштан бик авырып, хәлсезләнеп кайта. Хатыны Мөршидә ханым гына бик нык тәрбияләп, аны аякка бастыра. Сугыш тәмамланып, шактый еллар узгач, әдип Германиядә бара һәм кайткач болай ди: «Мин аңламадым: кем кемне җиңде икән соң? Мин – җиңүче солдат, алар – җиңелүче, җиңелгәннәр рәхәт яши, аларның культурасы чәчәк ата, җиңгәннәр талонга чират тора, яшьләр өчен өч табаклы журнал чыгара алмыйбыз».
Сибгат Хәким йомшак күңелле, тыйнак кеше булса да, милли мәсьәләләрдә нык буынлы була алган. Рәсми олуг җыелышларда, өстән «русча гына сөйләгез» дип торганда да, ул беркайчан русча сөйләми, фикерен гел ана телендә әйтә, «кирәк булса, ишетерләр, кирәк булса, аңларлар, тәрҗемә итәрләр» дигән фикердә тора.
Олуг язучыбыз Казанда өч изге урын бар дип әйтергә ярата. Берсе – Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсендәге кырыгынчы бүлмә. Икенчесе - Сәйдәш иҗат иткән татар театры бинасы. Өченчесе – Сөембикә манарасы.
Азнакайга баргач, Сибгат Хәким белән Хәсән Туфанны язучы Мәхмүт Хәсәнов, кара таңнан уятып, балыкка алып китә. Исәбе – балык шулпасы белән сыйлау. Вакытында ашап, вакытында йокларга күнеккән ике аксакал, теләр-теләмәс кенә аңа иярәләр. Мәхмүт бер капчык борчакны суга сибеп чыга. Күпме генә көтсәләр дә, балык чиртми. Кич белән кайтырга чыгалар. Берсенең дә кәефе юк. Мәхмүт Хәсәнов ничек акланырга белми, сөйли дә сөйли. Шунда Сибгат Хәким әйтеп куя: «Мәхмүт, син борчакны күбрәк сиптең бугай!» Мәхмүт балыкларга алдавыч җим – бер капчык борчак сибә. «Борчак сибү» ул ана телебездә шыттыру, арттырып сөйләү, ялганлау дигән сүз. Сибгат Хәким туры, ачык текст белән сөйләргә яратмый, «син - ахмак», «син – мактанчык» дими, әнә шулай читләтеп әйтә.
Белешмә:
Сибгат Хәким (Сибгат Таҗи улы Хәкимов) 1911 елның 4 декабрендә Әтнә районы Күлле Киме авылында туа. 1931 елда Казанга килеп, Татрабфакка укырга керә, ә икенче курстан Казан дәүләт педагогия институтына күчә. 1937 елда - Татарстан китап нәшриятында, аннары «Совет әдәбияты» журналында эшли. 1941-1946 елларда сугышта катнаша. Кайткач, кабат «Совет әдәбияты» журналында эшләвен дәвам итә. 1950 елдан язучылык эше белән генә шөгыльләнә. Тукайга, Җәлилгә, сугыш темасына, туган як табигатенә багышланган поэмаларын укучылар яратып укый. Күп кенә матур җырларның авторы да ул.
Сибгат Хәким Татарстанның Г.Тукай, РСФСРның М.Горький исемендәге дәүләт бүләкләре иясе. Җәмәгать эшләре һәм әдәбиятны үстерү өлкәсендәге хезмәтләре өчен – Ленин ордены, Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы орденнары белән бүләкләнгән.
Сибгат Хәким 1986 елның 3 августында Казанда вафат була. Яңа бистә зиратында җирләнә. Казан, Чаллы шәһәрләрендә, Арча район үзәгендәге урамнар аның исемен йөртә. Туган авылындагы мәктәпкә исеме бирелгән. Күлле Кимедә музее эшли.