Сезгә эндәшми, ул кемгә эндәшсен, өянкеләр...
Күлле-Кимегә килеп кергәч, безне Сибгат абыйның җырына кергән өнякеләр каршы алды. Аларның ябалдашларын кискәннәр, ап-ак һәм тып-тын кышкы фонда алыплар булып тезелешеп утыралар. Күлле Киме халкы аларның язын шаулап китәчәгенә чын күңелдән ышана. Без дә шикләнмәдек.
«Сезгә эндәшми, мин кемгә эндәшим, өянкеләр...» - бу сүзләр, Сибгат ага эзләреннән йөргәндә, күңелдә яңгырап торган төп лейтмотив булды. Кешеләргә дә эндәшкәндер ул, сөйләшкәндер дә, аларның гамен дә тыңлагандыр. Һәрхәлдә, биредә – шагыйрьнең кече ватананында, аны, аз сүзле булса да, халык гаменә колак сала, аны ни борчый, шул хакта гәп кора торган үтә тыйнак, үтә сабыр һәм кешелекле зат буларак хәтерлиләр. Әмма бер йөрәккә күпме гамь сыя ала соң? Ул әле үлем сызыгыннан – сугыш кырларыннан алып кайткан хатирәләрне дә сакласа...
Нәсел шәҗәрәсе – кем кулында?
Юлыбыз Күлле Кименең чын мәгънәсендә иҗат йорты булган Сибгат Хәким музееннан башланды. Ул мәктәп бинасының бер канатында урнашкан. Дөрес, биредә шагыйрьнең туган нигезе дә исән. Берара музейны шунда күчерү хакында сүз дә булган, күпмедер эш тә җанланып киткән, әмма азагынача җитә алмаган. Сибгат Хәкимнең туган йорты, шулай итеп, тып-тын гына үз урынында йокымсырап утыра. Без аның яныннан карап кына уздык. Аны музей-йорт итү мәсьәләсе әле һаман да ачык булып кала...
Луиза апа Шәмсиева оештырган музейда, әйтерсең, аның үзенең дә бөтен гомере яши – балачактан алып, безнең көннәргәчә булган уй-хыяллары, ният-омтылышлары. Чөнки аны Сибгат Хәким белән балачак хатирәләре үк бәйли.
Луиза Шәмсиева, Күлле Кимедәге Сибгат Хәким музеена нигез салучы һәм аның җитәкчесе:
- Сибгат абый безнең гаилә дустыбыз иде. Әнием гомер буена укытучы булып эшләде. Әтием шахтада да эшләп алды, колхоз рәисе дә булды. Ул менә дигән оештыручы иде, Сибгат абыйның якын дусты. Әнием белән бертуган абый – Габдулла Сабиров – Сибгат абыйның күп кенә әсәрләренә кергән каһарман. Шәхес культы елларында 58 нче статья белән кулга алынып, 10 ел Колымада сөргендә була. Авылга исән-сау әйләнеп кайтырга насыйп була аңарга. Ул – Сибгат абыйның укытучысы да.
Габдулла абый әйләнеп кайткач, Сибгат абый гел аның янында бөтерелә торган була. Әле минем дә хәтеремдә: тел, авыл һәм милләт язмышы, аның киләчәге турында сөйләшеп утыра торганнар иде.
Музейда Сибгат абыйның шәхси әйберләре – китаплары, автографлы басмалары, кулъязмалары, киемнәре, хәтта мунча әйберләре, шампунь савытларына кадәр бар. Луиза апа боларның барысын да 30 ел буена бөртекләп җыйган. Ул зур җылылык белән Сибгат Хәкимнең әнкәсен – Газзә апаны искә ала. Гомумән, шагыйрьнең нәселен бик хөрмәт итә, аның шәҗәрәсен биш бармагы кебек белә.
- Шагыйрьнең нәсел шәҗәрәсе Мәмкә атлы карттан башлана. Гадел, зирәк була ул, шуңа да авыл халкы аны җир бүлүче итеп сайлый. Озын, авыр чылбырлар сөйрәп, Мәмкә карт иген басулары буйлап җир бүлеп йөри торган була. Сибгат Хәким үзенең бер шигырендә Мәмкә бабасын болай искә ала:
Мәмкә торган буын башында,
Бер сүз белән әйтсәк: межачы...
Авыл белән авыл арасын
Ярып узган дөнья нужасы.
...Хәзер дә бар Мәмкә елгасы,
Бар да дөрес, бар да чын монда.
Җир бүлгәндә, шушы елгада
Елаган ул, ятып чылбырга...
Буын-буын озын чылбырны-
Һич өзелмәс моңлы шул җырны
Ничә еллар инде, ни заман
Үзем сөйрим хәзер межадан.
«Юлларым – әнкәйнең агарган чәчендә...»
Сибгат Хәкимнең әтисе балта остасы була. Аларның нәселендә гомумән балта эшен белмәгән кеше юк, дип искә ала авылдашлары. Әмма Сибгат Хәкимнең үзенә бу осталыкка өйрәнү насыйп булмый. Куллары кечкенә булып, балта эшендә остара алмый. Истәлекләрдә сакланып калган бу факт. Әнисе Газизә моңа бик кайгырган: «И улым, тамагыңны ничек туйдырырсың инде?! Авылдан-авылга йөреп, «Зингер»да кием-салым тегәрсең микән…»
Авылдашлары бу булдыклы, уңган, акыллы ханымны яратып, үз итеп, «Газзә» дип йөртә торган булганнар. Күлле Кименең иң хөрмәтле кешеләреннән берсе санала ул. Авыл җирендә казыйга-фәләнгә йөрмиләр инде ул заманда, эшне суд белән хәл итүне дә кулай күрмиләр, халык Газзә апага бара торган була – кешеләрнең араларын нәкъ менә ул җайга салган.
Газзә апа җиде бала тәрбияләп үстерә. Ул Күлле Киме авылында ихтирамлы кешеләрнең берсе була. Гомерендә бик күп кешеләрне шифалы үләннәр, шифалы киңәшләр белән дәвалый. Ул үзе Бирәзә авылыннан була. Күлле Кимегә кунакка килгәндә, танышып, дуслашып китә булачак ире Хәким белән. Дуслык акрынлап мәхәббәткә әверелә. Аңлашып, тату яшиләр. 1921 елда Хәким, өлкән улын ияртеп, акча эшләү максаты белән Украина якларына чыгып китә. Шуннан әйләнеп кайтмый. Газзә апага берсеннән-берсе кечкенә сабыйларны ялгызына үстереп, аякка бастырырга, кеше итәргә туры килә.
Кечкенәдән үк нечкә күңелле, хисле бала була Сибгат. Әнисен бик ярата. 1921 елгы ачлык елында мәктәптә укыган чагы. Укучы балаларга бушлай кайнар аш бирәләр. Ашханәдә балалар үзләре дежур тора. Менә Сибгатның да дежур тору көне килеп җитә. Тәмле исләр чыгарып аш пешеп җиткәч тә ул: “Апа, мин өйгә генә кайтып килим әле”, - ди дә күздән югала. Күп тә үтми, әнисе белән килеп җитә. Ашны өйгә алып кайтып, барысы бергә ашыйләр.
Менә шулай итеп ачлы-туклы елларда да бер-берсенә терәк булып, яшим, дип тырышалар. Ә инде Бөек Ватан сугышы башлангач, өч агай-эне сугышка китәләр. Сибгат Хәким сугыштан әйләнеп кайткач, фронт яралары шигырьләрендә калкып чыга. Гариф исемле туганына концлагерь газаплары аша үтәргә туры килә, бер апасы шәфкать туташы була. Боларның барысы да аның йөрәгенә җыела, билгеле, үз эзен салмый калмый.
- Инде олыгайгач та, туган авылына кайтып, әнисе белән озак-озаклап сөйләшеп утырырга ярата, үзен борчыган бик күп сорауларга аннан акыллы киңәшләр ала иде ул, - дип искә ала Луиза апа. – Сугыш хатирәләрен чит-ят белән сөйләшкәнен хәтерләмим, бәлки, Газзә апа белән сөйләшкәндер... Бик якын иделәр алар...
Бу хакта шагыйрьнең шигырьләре дә сөйли:
Карадым әнкәйгә: юлларым
Әнкәйнең агарган чәчендә...
«Эшләпәсез чагын хәтерләмим...»
- Нинди иде ул – Сибгат абый? – дип сорыйм Луиза ападан. Чөнки аның турында Сибгат Хәкимнәр, Хәсән Туфаннарның олпат тәрбиясе эләккән 60 нчы елгылардан күп ишеткәнем бар. Алар «Сибгат ага» дип үтә бер җылылык, тыенкы гына ярату һәм сагыш хисе белән искә алалар шагыйрьне. Сибгат аганы Казанда бер төрле булып, авылда икенче төрле булып йөрүен күз алдына да китереп булмый, ул нинди бар, шундый иде – гади, табигый, дигән фикерне исә еш ишеткәнем бар алардан.
- Бик гади иде чынлап та, - дип елмая Луиза апа. – Аның кебек гади кешеләрне тормышта еш очратмыйсың. Кайта иде дә, плащ, эшләпәсен киеп алып, басулар буйлап йөрергә чыгып китә иде. Кайвакыт авыл советы председателе үз тарантасында җилләтеп кайта иде. Аз сүзле булса да, кирәген генә әйтеп куя, гадәттә, Сибгат абый. Урынлы булуын сизсә, киңәшен бирми калмый. Кайчакта иҗатташ дуслары белән бергә кайта иде. Алып кайткан дуслары да нәкъ үзе шикелле гади булып хәтердә калган.
Казанга килгәч, ул мине бик күп язучылар белән таныштырды. Аларны алып кайтып та очрашулар уздыра идек. Гомәр Бәширов, Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Гариф Ахунов, Гамил Афзал... Кемнәрнең генә аяк эзе сакланып калмаган Күлле Киме туфрагында....
Луиза апа әйтүе буенча, Сибгат Хәким, кайтканда, шәхси әйберләрен музей өчен махсус үзе дә алып кайта торган булган. Гадәттә – эшләпәләрен.
- Эшләпәләре шулкадәр күп идемени? – дип көлемсерим.
- Булгандыр инде... – дип, берара аптырап, уйланып тора Луиза апа. – Эшләпәсез чагын хәтерләмим...
Аннары Сибгат Хәкимнең тагын бер сыйфатын исә ала:
- Кемне генә алып кайтса да, нинди генә дәрәҗәле кешеләр белән аралашса да, аның өчен иң кадерлесе – гади кешеләр, үз авылдашлары иде. Менә шул авылдашлары белән гадәти генә итеп аралашып, аннары аларны иҗатында күтәрә белде Сибгат абый. Безнең авыл кешеләре аның иҗатында үзенә бер галереяне тәшкил итә.
1946 елның язында Сибгат Хәким кайткан көн бик матур, кояшлы була. Өенә кайтып кергәндә, аны хатыны Мөршидә, бертуган сеңлесе Хәдичә көчкә таныйлар. Сап-сары йөзле, күзләре эчкә баткан, чәчләре чаларган, ябык. Сөйләшә алмый, буылып-буылып йөткерә. Аңа икенче көнне үк участок врачын чакыралар. “Бик бетерешкән, бер айдан артык яши алмас, хәстәрен күрә торыгыз”, - дип диагноз куя.
Шагыйрьнең кайтуын ишетеп, каләмдәш дуслары җыйнала. Алар 34 яшьлек Сибгатны бу хәлдә күреп аптырап калалар. Кайту сөенеченнән авылга – Күлле Кимегә, әнисенә, туганнарына хәбәр итәләр. Әнисе килеп төшә. Улын күреп аның да хушы китә. Әмма сиздерми. Улы янында озак кына утыра да, киленен читкә чакырып ала. “Кызым, бик елама, үзеңне бетермә, өметне өзмик әле, өметсез шайтан гына, диләр. Сибгатның күзендә нур бар, нурлары бетмәгән әле, Алла бирсә, терелер”, - ди.
Тавык итенең хикмәте
Хәтерлисездер, «Кече ватан патриотлары» проектының төп максаты – иҗат әһелләренең туган якларына кайтып, аларны исән чагында белгән кешеләр белән аралашу, истәлекләрен туплап, сезгә җиткерү. Димәк, Сибгат абыйны яхшы белгән 95 яшьлек Мәймүнә апа Гайсина белән очрашмыйча берничек тә китә алмый идек. Ул үзе тумышы белән Күнгәр авылыннан. 1946 елда Күлле Кимегә килен булып төшә. Кайнатасы белән Сибгат Хәкимнең әтисе – бертуганнар.
Мәймүнә апа, 95 яшендә булса да, гаять тере, җор телле, шат күңелле якты бер әбекәй булып чыкты. «Үзе дә шигырьләр яза ул», - дип пышылдады колагыбызга безне озата йөргән ханым.
- Яхшы хәтерлим Сибгат абыйны, менә бүген сезне күргәндәй, күз алдымда тора! – дип башлады Мәймүнә апа сүзен. – Зәңгәр плащтан булыр иде, кулларын кесәсенә тыккан, ә анда... гел тиен акчалар чылтырап тора. Авылның бала-чагасына өләшә иде шуларны. Бик юмарт, бик итагатьле кеше иде, ул гадилеген әйтеп тә тормыйм...
Бала-чага дигәннән, берсендә авыл малайларын ияртеп, басуга алып чыккан Сибгат абый. Кошлар карап йөргәннәр болар. «Менә каргалар бик озак яшиләр», - дип сөйли икән боларга Сибгат абый. Шунда бер авыл малае: «Алар бит тавык урлап, тавык ите генә ашыйлар, шуңа озак яшиләрдер», - димәсенме. Сибгат абыйга ошаган аның кыюлыгы, бу сүзләрне хәтерендә калдырган. Шуннан үзе дә тавык итенә өстенлек бирә башлады. Шулай берсендә, Сибгат абый кунакка кайтырга җыена. Мин кайнатама: «Тавык ите пешерәседер инде Сибгат абыйга, озын-озак яшәсен», - дип шаярттым. Аннары, сөйләгәч, үзе дә көлде. «Сибгат бит ул тавык ите генә ашый, озак яшәргә тели», - дип үзара көлешә иде туган-тумача.
Мәймүнә апа, хискә бирелеп, ул арада Сибгат Хәкимнең шигырьләрен дә, үзенекеләрне дә укып алырга өлгерә. Аннары шагыйрьнең кайбер шигырьләренең, «Курск дугасы» поэмасының язылу тарихына күчә:
- Менә безнең бакчадагы чия бит инде ул! Ярата иде шул чияне Сибгат абый. Мунчаны да... Хәзер генә ул мунчага артык әйберләрне чыгарып өяләр. Безнең заманда мунча алачыгы – ял урыны, тынлык почмагы иде. Сибгат абый безнең шул мунча алачыгында язып утырырга бик яратты. «Казбек» папиросын төтәтә-төтәтә яза иде, җаныем. Мин бит инде килен кеше, чәй чыгарам, капкалап алырга – ни дә булса... Бераз тартынам инде, әмма язуына бик соклана идем, шигырьләрен бик тыңлыйсым килә иде...
- Шигырьләрен авыл халкына укый идеме соң, Мәймүнә апа? – дим.
- Юк, сеңлем, әллә ни еш укымый иде. Шулай да, ирләр үзара гәпләшкәндә, колакка чалынгаладылар. Безгә, хатын-кызларга, аерып кына укып утырмый иде инде... Бигрәкләр дә гади, матур яза иде бит. Халыкчан итеп...
Ул кичке якта халык җыелган җиргә чыгып утырып, сөйләшкәннәрен тыңлап утыруны үз итте. Үзе белән гел блокнот йөртер иде. Берәр кызыграк сүз, гыйбарә ишетсә, вакыйгага тап булса, язып куя. Моны соңыннан шигыренә кертеп җибәрәчәк инде, материал җыя, дип уйлый идем эчемнән генә. Һәм чыннан да авыл кешеләре аннан әсәрләрендә калкып чыгалар иде. Ул үзенчә шулай итеп тормышны өйрәнгән инде, балам, тормыш бит ул дүрт стена эчендә түгел, кешеләр кайнашкан җирдә...
Сибгат абый Казанда Ирек мәйданы янындагы Театральная урамында яши иде. Кичләрен урамга чыгып, һава сулап, фонарьларга сокланып, уйланып йөрергә ярата. Һәм менә шул фонарьлар турында шигырь яза ул. Әни белән алар дуслар бит, әни бу шигырьгә җыр яза. «Төнге фонарьлар» дип атала ул җыр. Сибгат абый белән әнинең башка кайбер җырлары кебек үк популяр булмаса да, бүген, шушы юбилей кичәсендә, аны Күлле Киме сәхнәсендә яңгыраттык, шөкер. Шатланып туя алмыйм моңа!
Әни белән Сибгат абый шулкадәр бер-берсе белән аңлаша торган булалар ки, хәтта аерылыша алмыйлар. Мөршидә апа берсендә шулай дип әйтә: «Сибгат көн буе Сара янында утырып кайтты, югыйсә, әмма, кайтып керүгә, аңа шалтыратып тагын кич буе сөйләштеләр».
Бу ике сәнгать әһеле үзләрен «без лириклар һәм патриотлар» дип йөртә торган булалар. Шагыйрь Роберт Әхмәтҗанов аларны «бер җырның ике канаты» дип атый. Гомер буе бергә иҗат иттеләр, дус булдылар, хәзер Татар зиратында янәшә каберләрдә яталар. Иҗатлары һаман да очышын дәвам итә...
Сара Садыйкованың кызы Әлфия Айдарская сөйләгәннәрдән.
Кеше хәленә керә белде...
- Әнием вафат булганда, миңа нибары 10 яшь иде, - дип сөйләп китте шагыйрьнең икетуган сеңлесе Дания Закирова. – Өч бала – тома ятим калдык. Мин – уртанчысы, кечерәк сеңлем бар. Сибгат абыйның әнисе Газизә апа безне тәрбиягә алды. Үз баласыдай күрде, какмады, кимсетмәде. Чиксез хөрмәт итәм мин аны, аның кебек кешеләрне фәрештәгә тиңләргә була.
Ул чакта Сибгат абыйның мине кочаклап юатканын һич онытасым юк: «Кызым, елама, әниеңне күз яшьләре белән кайтарып булмый барыбер», - дигән иде ул. Бу сүзләр, шундый хөрмәтле абыйдан ишетелгәч, минем өчен бик кадерле булды.
Сибгат абыйның безгә ярдәме күп тиде. Олы йөрәкле иде ул, кеше хәленә керә белә торган. Әнине операциягә салган чакта, Казанга алып килеп, урнаштырырга ярдәм итте.
Сибгат абыйны мин табигать баласы, дияр идем. Әнисе дә табигатьне ярата, белә торган кеше иде. Шулай берсендә чишмәгә суга төштем, Сибгат абый тал-тирәкләргә хозурланып йөри. «Ник шулай карыйсыз аларга?» - дип сорарга җөрьәт иттем. Үсә төшкәч кенә аңладым: ул бит – шагыйрь, шулай илһам ала икән...
«Әдәбият – алгы сызык»
Рәдиф Гаташ, Татарстанның халык шагыйре:
- Шагыйрьнең кече улы Рафаэль Хәким миңа әтисенең көндәлек дәфтәрләрен күрсәткән иде. Соңгы дәфтәрнең иң соңгы битендә 1986 ел, 16 январь көне белән тәмамланган язма... Мин аны күчереп алдым. Ни өчен дигәндә, нәкъ шул бит кенә шагыйрьнең үзе вафат булганнан соң дөнья күргән китабына (аңа мәкаләләр, публицистик язмалар, көндәлекләре тупланган) нигәдер «сыймый калган» иде. Сәбәпләрен ачыклап тормыйм. Әмма әлеге юллар зур шагыйрьнең, остазның шәхесен тагын да калкурак ачарга ярдәм итә дип уйлыйм. Менә ул өзек: «Буран, салкын, сулау авыр... Язучылар союзында җыелыш булды. Өйгә хәтле Рәдиф култыклап алып кайтты. Сугыштан яралыларны алгы сызыктан шулай алып чыгалар иде. Фронт искә төште. Үзем дә кайчакта алып чыккаладым. Әдәбият – алгы сызык. Хәзер үземне алып чыгалар. Минем өчен алгы сызыклар бетте. Әз генә дә үкенмим, борчылмыйм, ике фронтта да ахырынача сугыштым...»
25 елга якын аралашып, Сибгат агада мин бер генә «мәгънәсез көлке-уен» сүз озайту, арзанлы мәзәк, анекдот яки кемнедер рәнҗетү, саксызлык, тупаслык ишарәсе күрмәдем, ишетмәдем. Үзе чын зыялылар затыннан иде шул, гали тәрбияле, зирәк акыллы иде...
Менә безнең таныш фоторәсем. 1970 елның гыйнварында төшкәнбез. Сибгат ага – уртада. Аның тирәсендә – 60 нчы елларда әдәбиятка килгәннәрдән бер төркем: Равил, Ренат, Гәрәй, Рөстәм, мин... Әлегә торгынлык еллары. Үзгәрешләр әлебик еракта, киләчәктә атачак таң кебек – алда, алда... Без дә әле алданган, күпне аңлап та бетермәгән, ил, халык тарихын әле йөрәк белән төшенмәгән яшелләр, яшьләр, әмма иҗади дәрттә янган чая «әтәч»ләр...
Яшьлеккә канатлар куйган остаз янына сыенганбыз. Без нинди булырбыз? Дан өчен, урын, премияләр өчен яшәүгә йөз тотып, шигърияткә хыянәт итмәбезме? Идеалларга тугры калырбызмы, халыкка кирәк булырбызмы? Бу сорауларга җаваплар әле алда. Фото бу турыда сөйләми. Әмма ул инде – тарих. Бер буынның сәер дуслык чоры ядкәре. Дисбе кебек... Бисмилласы – Сибгат ага...
«Өч корифейны озаттым...»
Госман Гомәр, язучы, публицист:
- Берзаман, яңа фатир алгач, салкында мебель ташып йөреп, суык тидердем. Обком хастаханәсенә кереп ятарга туры килде. Бу 1986 ел иде. Шунда сәгать 12 дә минем палатага китереп салдылар Сибгат ага Хәкимне. Сибгат абый аңында түгел иде. Палатада Мөршидә апага урын юк булып чыкты. Ә аңа бит Сибгат аганы карап төн кичәргә кирәк. Белештем, күрше палатада обком инструкторы ята, ә аның янында буш карават бар.
Дежур табибка бардым да, мине шунда күчерегез, ә мин яткан караватны Мөршидә апага калдырыйк, дидем. Шулай иттек тә. Иртән керсәм, Сибгат ага аңына килгән. Мөршидә апа миңа рәхмәтләр укыды. Аннан әйтә: «Госман энем, - ди. - Сибгат абыең янында утырып тор инде, мин Рафаэль улыма Мәскәүгә телеграмма сугыйм». Шулай итеп, мин Сибгат ага янында утырып калдым. «Госман энем, рәхмәт инде караватыңны Мөршидә апаңа бирүеңә», - дип, мөгрәп кенә, чак елмаеп, Сибгат ага миңа эндәште.
Шул чакта минем күз алдымда өч корифей ахирәткә күчте. Берсе – Ленинны татарчага тәрҗемә иткән Сәгыйть абзый Сәлахов, икенчесе – атаклы җырчы Фәхри Насретдинов. Өченчесе – Сибгат ага. Бер атна эчендә китеп бардылар.
Р.S. урынына:
Күлле Кимедән киткәндә, безне шул ук өянкеләр озатып калды. Кичке һавада сакка куелган солдатлар кебек.
Кайда ул, бергә ашкынган,
Бергә шаулаган көннәр?
Минем таныш өянкеләр,
Сезгә баш ияр кемнәр? – дип язган иде Сибгат абый.
Безнең килүебез әнә шул баш ию иде…
Автор: Луиза Янсуар, фотолар: А.Эшкинин, ТР Дәүләт архивыннан