Композитор Ринат Еникиев: «Мине союздан куган чаклар да булды»

Композитор Ринат Еникиев: «Мине союздан куган чаклар да булды»

  Композитор Ринат Еникиев гел уңайга гына сыйпап, татлы-баллы сүзләр генә сөйләп йөрүче җайлы-рәхәт кеше түгел. Ул уйлаганын йөзеңә бәреп әйтүче. Вакыт-вакыт Нәҗип Җиһановка да каты гына сүзләр әйтеп ташлый, җитәкчеләр, тәнкыйтьчеләр белән, матбугат фикере белән дә артык санлашмый. Шуның аркасында үзенә дә шактый кыенлыклар күрергә туры килә. Аны Союздан бөтенләй куган чаклар да була. Иң авыр чакта  Еникиевны олуг шәхесебез, композитор Александр Ключарев йолып кала. Шостаковичның да ярдәме бик зур була. «Мине күләгәдә калдырырга гына түгел, бөтенләй юк итәргә дигән мәсьәлә куелган иде», - ди Ринат Еникиев, ул чакларны искә алып. Бер мәртәбә аны ТАССРның  ул вакыттагы Югары Советы Президиумы Рәисе Салих Батыев чакырып ала. «Менә синең өстән язганнар», - ди ике зур кәгазь өеменә ишарәләп җитәкче. «Аңладым, - ди Еникиев, - монысында яманлыйлар, монысында мактыйлар. Алайса, берсен генә, яманлый дигәнен генә пачкадан чыгарып карыйк әле. Бөтенесе дә ялган, шуны кабатлыйм», - ди. Батыев беренче эләккәнен чыгара. «Орджоникидзе турында», - ди. «Әйе, ди Еникиев, булдым Орджоникидзеда. Нотык тотым, дәррәү күтәрделәр тостны. Ә миңа кадәр Мәскәүдән килгән берәү сөйләде. Менә сез артта калган халык, бездән өйрәнегез, ди. Мәскәүдән килүчеләр бит гел шулай сөйли иде. Ә мин аларның милли горурлыгына тимәдем. Шуңа милләтче дип язганнардыр». Шуннан Батыев: «Кара әле, Ринат дус, син бик каты сөйлисең икән, бераз гына йомшарып булмасмы?» - ди. «Мин шундый тәрбия алган инде. Нишләтим, үземә каршы бара алмыйм», - дип җаваплый танылган композитор.

  Белешмә 

Күренекле композитор Ринат Әхмәтгәрәй улы Еникиев 1937 елның 13 июнендә Казанда туа. Музыка мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казан музыка училищесының теория бүлегендә укый. Соңыннан Казан дәүләт консерваториясенең композиция классын тәмамлый. Ринат Еникиев Казан музыка училищесында укытучы, Татар академия театрының музыка бүлеге мөдире, Татар дәүләт филармониясендә солист-пианист, концертмейстер булып эшли. Ринат Еникиев камера-инструменталь музыка үсешенә зур өлеш кертә: өч квартет, эскрипка, альт һәм виолончель өчен трио, кыллы квартет өчен өч әсәр һ.б. концерт пьесалары иҗат итә. Аеруча әһәмиятле әсәрләре булып «М.Җәлил истәлегенә вокаль-симфоник поэма», фортепиано һәм оркестр өчен концерт, «Рапсодия» һәм симфоник оркестр өчен «Крылов» буенча дүрт мәсәл» санала. Композитор популяр җырлар, романслар авторы да. Ринат Еникиев Татарстанның һәм Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. 

Фото чыганагы  https://tatobzor.ru/izvestnye-tatary/enikeev-renat-ahmetovich.html