Чирмешән укучылары укытучыларын “Шумбратадо!” дип сәламли

Малайлар һәм кызлар атнасына ике тапкыр мордва телен өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнә.

Район үзәгендәге 2 нче мәктәпнең 12 укучысы туган телләре - мордва телен өйрәнә. Быел биредә “Мордва халкы тарихы” дип аталган түгәрәк эшли башлады.

9 нчы сыйныф укучысы Виктория Кандрова һәм 5 нче сыйныфтан Артем Тумбинский укытучылары Татьяна Гришанинаны иртән “Шумбратадо!” дип сәламли, ягъни мордвача “Исәнмесез!” була ул. Малайлар һәм кызлар атнасына ике тапкыр мордва телен өйрәнү түгәрәгендә шөгыльләнә. Анда гореф-гадәтләрне, милли ризыкларны, бәйрәмнәрне, киемнәрне, уеннарны өйрәнәләр.

- Мин өйдә әнием һәм әбиемнең үзара туган телдә сөйләшүләрен тыңлап, сүзләрнең мәгънәсен аңларга бик кызыга идем. Һәм, әкренләп, берничәшәр сүз өйрәнә башладым, - диде Артем. – Түгәрәккә йөри башлагач хәтта үзем дә аларга кушылып сөйләшерлек булдым. Хәзер инде кечкенә сеңелем дә безнең арттан кабатлап берничә сүз белә.

2 нче мәктәпнең рус теле һәм әдәбияты укытучысы, шулай ук мордва түгәрәге җитәкчесе Татьяна Гришанина әйтүенчә, монда элек тә, 1998-2000 елларда, шундый түгәрәк эшләгән. Аны ул чорда да әңгәмәдәшем җитәкләгән. Сүз уңаеннан, Татьяна Владимировна Огарев исемендәге Мордва дәүләт университетын тәмамлап, рус теле һәм әдәбияты, мордва теле һәм әдәбияты белгечлекләрен үзләштергән.

- Ул вакытта түгәрәк эшчәнлеге туктатылгач, кирәк идеме соң ул балаларга, дип еш уйланып йөрдем. Мордва халкы аз санлы булган башка районнарга баргач, аларның традицияләребезне саклап калуларына, балаларының ана телендә сөйләшүләренә, костюмнарының байлыгына сокланып кайта идем, - дип сүз башлады Татьяна Владимировна. – Үзебездә дә телне, гореф-гадәтләрне саклап калу фикере белән янып йөри башладым. Балаларыбыз киләчәк буыннарга үз тамырларының кайдан килеп чыгуын, телебезне, милли байлыгыбызны җиткерергә тиеш.

Быел Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан район мәгариф бүлеге мәктәптәге түгәрәк бүлмәсенә “Мордовия язучылары һәм шагыйрьләре”, “Мордовиянең данлыклы шәхесләре” һәм башка шундый милли стендлар ясаткан, зәвыклы челтәрләр бүләк иткән. Шулай ук, мәктәп музеенда да мордва халкы көнкүрешенә багышланган почмак бар.

Чирмешәннең 2 нче мәктәбендә 150 бала белем ала, шуларның 10 проценты мордва милләтеннән.  

- Мордва теле бик авыр түгел, язылышында барысы да рус хәрефләре, безгә бары тик әйтелеше генә кыенрак, - ди Артем. – Бәйрәмнәрдә дә чыгыш ясыйбыз. Хәзер Яңа елга җыр, шигырьләр һәм колядкалар өйрәнә башладык. Әниләр һәм әбиләрне чакырып, үз осталыгыбызны аларга да күрсәтәсебез килә.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында “Татарстан Республикасында яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен һәм традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә юнәлдерелгән проектларны гамәлгә ашыруда муниципаль  мәгариф оешмаларына ярдәм итү” грантын алу өчен игълан ителгән бәйгедә дә катнашып, 2 нче мәктәп җиңү яулаган. Укытучы Ирина Суворова әзерләгән “Черемшанская эрзяночка” проекты Чирмешәндә талантлы мордва милләте яшьләренә ярдәм итү максатын күздә тота, ул яшь буында әби-бабалардан калган үзенчәлекле милли мәдәниятне саклау, ватанпәрвәрлек рухы тәрбияләү бурычларын үз эченә алган.

- Грант акчаларына түгәрәгебез эшчәнлеген камилләштерү өчен милли киемнәр, ноутбук, экран, бәйрәмнәрдә чыгыш ясарга кирәкле микрофоннар һәм аппаратура алыначак, - диде Татьяна Гришанина.

Яңа киемнәр белән җәй айларында Лениногорск районының Мордва Кармалкасы авылында үткәрелүче “Балтай” милли бәйрәмендә дә чыгыш ясарга җыеналар алар.

Чыганак: Безнең Чирмешән

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
644
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: