Заһидулла Яруллин «Тукай маршының» авторы гына түгел - ике бөек композиторның әтисе дә

Заһидулла Яруллин «Тукай маршының» авторы гына түгел - ике бөек композиторның әтисе дә

Заһидулла Яруллин атаклы композиторлар Фәрит һәм Мирсәет Яруллиннарның әтиләре булган өчен генә дә тарихка кереп калыр иде. Әмма композитор буларак, ул үзе дә татар сәнгате өчен искиткеч зур эшләр эшләп калдырган бөек шәхес.

Мамадыш районының Кече Сөн авылында ярлы крестьян гаиләсендә туган Заһидулла, ун яше тулгач, бәхет эзләп, өйдән чыгып китә. Чистайда бер гаиләдә хезмәт итеп көн күрә. Тик монда аңа озак яшәргә туры килми. Хуҗаның яраткан этенең аягын имгәткәч, аны өйдән куып чыгаралар. Малайны уен кораллары көйләүче немец Шнейдер үзенә сыендыра. Ул Заһидулланың музыкага сәләтле булуына игътибар итә. Малай әле авылда вакытта ук курайда уйный торган була. Шнейдер аны фортепианога, шулай ук музыка коралларын көйләргә өйрәтә. Заһидулла нотага өйрәнә, аз-азлап төрле музыка уен коралларын үзләштерә. Тик бу бәхетле көннәр озакка бармый. Шнейдер кинәт кенә үлеп китә. Заһидулла, төрле эшләрдә эшләгәннән соң, Чаллыда чәйханәгә аш өләшүче малай булып урнаша. Минзәлә ярминкәсендә булып, үзе өчен бик файдалы тәҗрибә туплый. Монда ул җырчыларны, гармунчыларны, скрипкачыларны, төрле уен коралларында уйнаучы артистларны күрә. Андагы музыкантлар һәм җырчыларның осталыгы малайны таң калдыра. Аның музыкага мәхәббәте шул дәрәҗәдә көчле була ки, ул кер юучы рус хатыннарының, тимерчеләрнең эш вакытында җырлаганнарын сәгатьләр буе качып-посып тыңлый торган була.

Заһидулла Яруллин 1907 елда Казанга килә, һәм аның тормышында яңа этап башлана. Печән базарында йөргәндә, эш урыннары турында ишетә. Бер ресторанга пианист булып урнаша. Бер көнне музыкантның эшләгән акчасын ресторан хуҗасы үзләштерү сәбәпле, алар арасында тавыш чыга.  Яшь кенә бер кеше аны яклый башлый. Ул «Сәйяр» труппасы актеры һәм режиссеры Габдулла Кариев булып чыга. Заһидулланың кунарга урыны булмагач, Кариев аны «Болгар» кунакханәсенең бер номерында яшәп яткан дустына алып килә. Ул – Тукай була. Алар өчәүләшеп  таңга кадәр сөйләшеп утыралар. Тукай Заһидулланың  уйнаганын яратып тыңлый, музыкант буларак аңа югары бәя бирә. Алар икесе дә «Шәрык» клубы оештырган кичәләрдә катнашалар. Заһидулла Яруллин «Сәйяр» труппасының музыкаль ансамблендә пианист һәм җитәкче булып эшли. Татар шагыйре Габдулла Т укайның  үлемен Заһидулла бик авыр кичерә, аның истәлегенә иң тәэсирле, тирән мәгънәле көен багышлый. Башта бу әсәр «Тукай истәлегенә» дип атала һәм инстументаль әсәр буларак иҗат ителә. Соңрак  данлыклы «Тукай маршы»на әверелә.

Татар профессиональ музыкасына нигез салучыларның берсе - композитор  Салих  Сәйдәшев тә  беренче  дәресләрен Заһидулла Яруллиннан ала. Укытучы аның талантын югары бәяли, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Яруллин аларда еш кына кунып та киткәли торган була.

1934 елда, сәламәтлеге какшау сәбәпле, Заһидулла Яруллин туган авылына кайтып, гомеренең ахырына кадәр шунда яши. Биредә ул авылдашлары өчен гармуннар ясау һәм төзәтү белән дә шөгыльләнә. Авылда яшәп, шунда иҗат иткән беренче композитор була ул! Һәм әле Казаннан шактый еракта, Мамадыш якларында.

Заһидулла Яруллинның  «Вальс», «Колхозчылар җыры», «Элегия», «Авыл көе» кебек музыкаль әсәрләре бүгенге көндә дә сәнгатебезнең йөзек кашы булып санала.

Белешмә

Заһидулла Ярулла улы Яруллин  1888 елда Мамадыш районының Кече Сөн авылында туа. Биш яшендә үк ятим кала. Кечкенәдән тамак хакына дип, ул Чистай, Чаллы, Сембер, Самара, Уфа, Оренбург калаларында төрле эшләр эшләргә мәҗбүр була. Тумыштан килгән сәләте аны музыка юлына кертеп җибәрә. Казанга килгәч,  Габдулла Кариев, Габдулла Тукай белән аралаша. Салих Сәйдәшевнең укытучысы була. Ул – атаклы «Тукай маршы»ның авторы. Заһидулла Яруллин - беренче татар кыллы музыка оркестрын оештырган кеше. Аның ике улы да – Фәрит Яруллин һәм Мирсәет  Яруллин -  данлыклы татар композиторлары.

Заһидулла Яруллин 1964 елда туган авылында вафат була һәм шунда җирләнә.

Фото: ru.wikipedia.org