Төркмәннәр: тарих һәм мәдәният

Төркмәннәр: тарих һәм мәдәният

27 сентябрьдә Төрекмәнстан Бәйсезлек көнен билгеләп үтә. 1995 елның 12 декабрендә БМО ның 185 дәүләт-әгъзасы (шул вакытка туры килгән сан) хуплавында, БМО Генераль ассамблеясе резолюциясе нигезендә, Төрекмәнстан даими нейтраль дәүләт дип игълан ителә.

Хәзерге вакытка Төрекмәнстан дөньяның 145 дәүләте белән дипломатик мөнәсәбәтләр урнаштырган. Төрекмәнстан – демакратик, хокукый, дөньяви дәүләт.  Башкаласы – Ашхабад шәһәре.

Төрекмән теле – Төрекмәнстан милли теле, ул төрки телләрнең угыз төркеменә керә. Аны Төрекмәнстан, Иран, Әфганстан, Төркия, Каракалпакстан, Таҗикстан, Казахстан, Үзбәкстан һәм Русиянең Ставрополь крае территориясендә кулланалар. Төрекмән теленең үзенчәлеге булып озын сузыклар булуы хас.

Төрекмәннәрне татарлар белән уртак төрки тарих, мәдәният, бер-берсенә якын тел һәм ислам дине бәйли. Х гасырда Идел буе Болгарына Багдад хәлифәте илчеләре килә. Алар арасында Ибне Фадлан Әхмәт ибне Аббас та була. Ә 922 елда Идел буе Болгарында ислам динен кабул итә. Күп гасырлык дуслык ХХ-ХХI гасырларда тагын да ныгый.

Көнчыгышта татарлар Урта Азия  һәм Каспий Арьягының Россиягә кушылган чорында һәм совет заманында актив була. Татарлар биредә грамоталы һәм дини кешеләр булып таныла. Төрекмәнстанда, Урта Азиядә бик күп танылган шәхесләрнең аналары татар милләтеннән. 

Төрекмәнстан вәкиллекләре Татарстанда ХХ гасырның 50 нче елларында ук барлыкка килә.

Чыганак: Татарстан Халыклар дуслыгы йорты