Телевизор экранында балкыган иң якты йолдызларның берсе - диктор Иркә Сакаева

Телевизор экранында балкыган иң якты йолдызларның берсе - диктор Иркә Сакаева

Иркә Сакаевага Ходай барысын да мул биргән: музыкаль тою, актерлык, бию, дикторлык сәләтләрен. Ул телевидениедә эшләгән чорда аңа көндәш булырлык, аның белән ярышырлык дикторлар булмый. Ул рус телендә дә, татарча да бер дәрәҗәдә сөйли ала; икенче кеше белән тиз аралашып, сөйләшеп китә; җор телле, шаярырга, «чеметеп» алырга ярата; үзенә тиз ияләштерә һәм «үз дулкынына» тиз күчерә. Ике телне дә камил белгәнлектән, ул алып барган тапшырулар, кайсы телдә булса да, һөнәри яктан яхшы сыйфатлы булулары белән аерылып торганнар. Иркә Сакаева үзе алып барачак тапшыруның журналист материалын  тамашачыга җиткерүдә диктор булып кына түгел, ә автордаш буларак та, роль башкаручы артист буларак та актив катнашып, үзе теләгән нәтиҗәгә ирешә алган. Теләсә нинди текстны үзенеке булганчы үзләштереп, аны иң кирәкле, иң мөһим хәбәрне әйткәндәй, үзәккә үтәрлек, хәтердә калырлык итеп, ләкин гади һәм үтемле интонацияләр белән сөйләп бирүче чын профессионал булган. Иркә Сакаева телевидениедә эшли башлаган чорларда әле тасмага төшереп алулар булмый, күпчелек тапшырулар «тере», ягъни, театрдагы кебек, тамашачы каршында ук «туа», бер үк кичәдә икешәр, өчәр тапшыруда катнашырга туры килгән. Аларның берсе авыл хуҗалыгы, икенчесе археология мәсьәләләренә, өчечесе башка бер теманы яктыртырга мөмкин. Бар нәрсәне дә белергә теләгән, үтә кызыксынучан кеше буларак,  ул теманың асылына керергә тырышкан һәм тапшыруларны кабатланмас иткән. Иң җаваплы тапшырулар гел аңа гына ышанып тапшырылган; яңа тапшырулар циклы ачыла икән – Сакаева, рәсми тапшырулар – аныкы, хөкүмәт җитәкчеләре белән интервьюларда – ул, читтән килгән рәсми делегатлар, күренекле шәхесләр, гадәттән тыш хәлдә калучылар, җиңүчеләр белән әңгәмә – ул.

Дикторлар Абдулла Дубин һәм Иркә Сакаева телестудиядә (1974). Фото Габдулла Дубинның шәхси архивыннан.

Иркә Сакаева да, киләчәктә Камал театры сәхнәсендә уйнаячак артистлар белән бергә, атаклы Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаган. Татар театрының атаклы шәхесләренең берсе Нури Сакаев белән бер нәселдән. Шуңа да ул башлыча авылдан килгән группадашлары арасында нык аерылып торган. Аның белеме дә, дөньяга карашы да авыл кызларыныкыннан үзгә, шәһәрчә, Европача, үзен тотышы да иркен булган, ул күп укыган, үзен укытучылар белән бик иркен, тигез дәрәҗәдә тота белгән. «Укыган чакта ул  без, авыл малайларын, аңламады да, аралашмады да. Укыган чакта безне санлап бетермәсә дә, олыгая башлагач, безгә тартылды», - дип искә ала аны группадашы Туфан Миңнуллин. Русчасы руслардан яхшы булса да, татар студиясендә укыгач, татар студиясен якларга, теләсә-теләмәсә дә, башка милләт студентлары каршында татар халкының бер илчесе сыйфатында чыгыш ясарга шактый туры килгәләгән аңа. Уку йортында төрле илләрдән килгән студентлар белем алган. Алар барысы да Сакаеваны яхшы белгәннәр. Иркә беренче курста Саша Демьяненкога  үлеп гашыйк булган. Әйе-әйе, хәзер барыбызга да яхшы таныш артист Александр Демьяненко –Шурикка.

Иркә Сакаеваның да язмышы торгынлык елларындагы бүтән иҗат кешеләренекенә охшаш-якын булган. Шундый ук кыенлыклар, кискен кичерешләр, тетрәнүләр, тирә-яктагыларның көнчелеге, нахак сүзләр ишетү... Аның кияүгә чыгуы да гыйбрәтле. Яңа техниканы корырга һәм урындагы белгечләрне өйрәтергә Ленинградтан инженерлар килә. Сакаева шуларның берсен үз итә. Өйләнешеп яши башлыйлар. Малайлары туа. Соңыннан, тормыш тәгәрмәчләре күчәреннән чыккач, иренең төрмәгә утыруы Иркәне күңел газапларына китерә. Элек тә спиртлы эчемлекләр белән шактый дус булган Сакаева, бу өлкәдә тирәнгәрәк кереп, батканнан-бата бара. Сыйлаучы булганда, каршы килмәслек дәрәҗәгә җитә. Нәтиҗәдә, бавыры таркалудан вафат була. Унике яшьлек улы ятим кала. Талантлы татар кызының үз асылын таба алмыйча, табигать биргән сәләтне татар халкына тулысынча багышлый алмыйча, якты дөньядан китеп баруы аяныч, әлбәттә.

Белешмә:

Иркә Шаһибәк кызы  Сакаева 1938 елда Казанда туа. 1961 елда Мәскәүдә Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлагач,  Казан телевидениесе дикторы булып эшли. Татарстан Республикасының атказанган артисткасы.

Иркә Сакаева 1980 елда 42 яшендә вафат була.