Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт: «Кешене голәмә алдында мыскыл итәргә, пычратырга ярый, акларга ярамый»

Татарстанның халык язучысы Нәкый Исәнбәт: «Кешене голәмә алдында мыскыл итәргә, пычратырга ярый, акларга ярамый»

Нәкый Исәнбәт -  халык иҗатын җыеп, әллә нинди фән-гыйлем институтлары да эшли алмаган эшне берьялгызы башкарган, аны мөкаммәл системага салган, томнар артыннан томнар чыгарган шагыйрь, драматург һәм үлемсез «Хуҗа Насретдин» комедияcен язган олуг шәхес. Заманында аннан: «Сез үзегезне кем дип саныйсыз? Драматургмы, шагыйрьме, галимме?», - дип соргач, ул болай дип җавап биргән: «Мин революциягә чаклы өлгергән шагыйрь идем. Мин галим. Мин энциклопедияче. Драматургия белән мин гаиләмне туйдыру өчен генә шөгыльләнә башладым. Әнә шул шөгыль мине үзенә суырып алды да драматург итте дә куйды. Галимме мин? Әлбәттә, галим. Ләкин мин диссертациясез, званиесез, кафедрасыз галим. Монысы инде совет властеның намусында!»

1030 нчы елларда язучыларны эзәрлекләү, нахак бәла тагып төрмәләргә утыртулар башлана. Нәкый Исәнбәт күңеле, рухы белән шуны сизенеп, шәһәрдән чыгып китә. Авылдан авылга күчеп, балаларга әдәбият дәресләре бирә. Бер урында бер елдан да артык тормый. Ярамый, чөнки өстеңнән язалар. Аннан алып китәләр дә аталар. Авылларда да шымчылар җитәрлек була. Һәркемнән курку, шикләнү заманасы килә. Исән калу өчен көрәш башлана. Син сатмасаң, сине саталар. Шигырь язу мөмкин булмый. Сатира язу мөмкин түгел. Драмалар язу мөмкин түгел. Халыктан ишеткән мәзәк, мәкаль, җырлар, риваятьләрне язарга була. Һәм Исәнбәт шулай эшли дә. Өстенә, кыш булуга да карамастан, сары куртка, башына кепка киеп, ара-тирә ул Казанга да килеп киткәли. Шундый шомлы, каргышлы заман булса да, Исәнбәтнең күзләре хәйләле елмаю белән тулган була: «Өстең-башың да байларча түгел, зур урында да утырмыйсың, нигә шулай гел елмаеп йөрисең син?» - дип сорыйлар аннан. Ә ул елмаеп: «Комедия язам!” - дип җавап бирә. Әмма «җидегәнчелектә» гаепләп, 1930 елда аны барыбер төрмәгә утырталар. Төрмәдән чыккач, бөтен дуслары, танышлары качып бетә. Эш таба алмый интегә. Әсәрләрен матбугатка якын да китермиләр. Хәтта наданнарны укыту – ликбез эшенә дә якын китермиләр. Төрмәдән чыккан булса да, чынлыкта ул иректә дә тоткын булып кала.

Камал театры спектакле «Хуҗа Насретдин». Фотограф Рәмис Нәҗмиев

Сугыш шаукымы бераз тынгач, тагын татар сәнгатьчеләрен кысрыклау башлана. Иң кыены Нәкый Исәнбәткә төшә. 1952-1953 елларда аны милләтчелектә гаепли башлыйлар. Газеталар, радио, нәшрият кебек урыннарга юллар ябыла. «Миркәй белән Айсылу»  милләтчелек тарата торган зарарлы әсәр, дип сүгелә, тыела. Шуннан соң, Исәнбәт пьесаны русчага  тәрҗемә итеп, ҮКка юллый. Драма әсәрен берничә абруйлы Мәскәү язучысына тапшыралар. Алар арасында Константин Симонов та була. Укыганнар, әсәргә бик уңай бәя биреп, ҮКка кире кайтаралар. Исәнбәт җитәкчеләрнең үзеннән гафу үтенүләрен сорый: «Сез мине матбугатта мыскыл иттегез: мин контр, мин әшәке кеше...Мин хәзер, урамга чыга алмыйча, өйдә утырам. Урамга чыксам, йөземә төкерерләр, дип куркам. Сез матбугатта мине аклап язып чыгыгыз инде!» - ди. Аңа болай диләр: «Сезнең «Правда», «Известия» кебек матбугатта «элек ялгыш язганбыз, хәзер гафу үтенәбез» дигән мәкалә укыганыгыз бармы? Юк, шулай бит. Ә без ничек бастырыйк?» Исәнбәтнең бу сүзләргә бик ачуы килә һәм болай ди: «Партиянең демократиясе шул икән алайса. Кешене голәмә алдында мыскыл итәргә, пычратырга ярый, акларга ярамый».

1965 елда  Тукай клубында Нәкый Исәнбәт студентлар белән очраша. Студент яшьләр аннан татар халкының күпме михнәтләр чигеп тә исән калуының сәбәпләре турында сорашалар. Әдип һәм галимнең җавабы мондый була: «Татар халкын ислам дине һәм мәгърифәт саклап калды!». Чыннан да олуг шәхесебез үзе дә халкыбызны мәгърифәтле итәр өчен бөтен көчен куя. 1956 елда ул Камал театры бинасында Мәскәүгә артистлыкка укырга китәргә җыенучы бер төркем яшьләр белән очраша. Башлыча авыллардан килгән 17-18 яшьлек булачак артистларга ул татар халкының данлы һәм фаҗигале узганы, аның атаклылары турында сөйли. Пушкинның остазы Державинның, Мусин-Пушкинның татар канлы икәнен, Карамзинның Карамәзин нәселле татар икәнен, Тимерязовның Тимерҗан нәселле икәнен дә, тагын бик күп рус мәшһүрләренең татардан чыкканлыкларын җиткерә. Һәм нәтиҗә нинди – Мәскәүгә киткән 23 кешенең 21 Казанга кайта һәм халкыбызга инде менә  биш дистә елдан артык  хезмәт куя. Алар арасында Т.Миңнуллин да, Р.Шәрәфи дә, Р.Батулла да, Н.Дунай да, Р.Таҗетдинов та, Н.Ихсанова һ.б. лар да бар!

«Муса Җәлил»спектакле премьерасыннан соң. Сулдан уңга: шагыйрьнең кызы Чулпан, хатыны Әминә, пьеса авторы Нәкый Исәнбәт, театр артистлары Галия Булатова, Фуат Халитов, Хөсәен Уразиков һәм режиссер Празат Исәнбәт.

Белешмә:

Нәкый Исәнбәт (Нәкый Сираҗетдин улы Закиров) 1899 елның 29 декабрендә Уфа губернасы Златоуст өязе Малаяз авылында мулла гаиләсендә туа. Уфада «Хөсәения» һәм «Галия» мәдрәсәләрендә укый. Шигырьләр яза башлый. 1914-1916 елларда Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыганда төрле журналларда поэма һәм драма әсәрләре басылып чыга. 1917 – 1920 елларда халык авыз иҗатын җыя. Соңыннан гомер буе туплаган халык авыз иҗаты әсәрләрен аерым җыентыклар рәвешендә бастырып чыгара («Татар халык мәкальләре» (өч томда), «Табышмаклар», «Балалар фольклоры»). Күп еллар дәвамында татар теленең фразеологик байлыгын җыйнап сүзлек итеп бастырып чыгара. 1920-1922 елларда, укытучылык эшеннән аерылмыйча, Уфа халык мәгарифе институтында һәм Харьков университетының халык мәгарифе факультетында укый. Аның «Уракчы кыз», «Бормалы су», «Гармунчы егет», «Син сазыңны уйнадың» кебек күп кенә шигырләре җыр булып яңгырый. «Һиҗрәт», «Культур Шәңгәрәй», «Портфель», «Хуҗа Насретдин», «Миркәй белән Айсылу», «Гөлҗамал», «Мулланур Вахитов», «Муса Җәлил» һ.б. пьесалары буенча куелган спектакльләр әле бүген дә сәхнә тоталар. «Идегәй» трагедиясенә Үзәк Комитет 1944 елда «зарарлы» дигән мөһер суга һәм ул куярга да, бастырып чыгаруга да яраксыз дип табыла.

Нәкый Исәнбәткә татар әдәбияты, мәдәнияте һәм сәнгате өлкәсендәге игелекле хезмәтләре өчен Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе һәм Татарстанның  халык  язучысы дигән мактаулы исем бирелә.

Нәкый Исәнбәт 1992 елның 12 сентябрендә Казанда вафат була. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Фото: miras-hmao.ru, ramis-nazmiev.livejournal.com