Татарстанның 1980 нче елларның икенче яртысы – 2000 нче еллардагы сәяси үсеше
Үзгәртеп корулар чорында игълан ителгән демократия һәм хәбәрдарлык республикада сәяси вазгыятьнең үзгәрешенә китерә. Халыкның иҗтимагый-сәяси активлыгы кискен үсә. Үзгәртеп коруның беренче елларында бөтен республика буенча экологик хәрәкәт активлаша. Активистлар Казанда -биохимия заводы, Кама Аланында атом электростанциясе төзелешләренә кискен каршы чыгалар. Әйләнә-тирә мохиткә куркыныч белән янаган объектларны төзүгә каршы таләпләр яңгыраган массакүләм манифестацияләр нәтиҗәсендә биохимзавод та, АЭС дә төзелми кала.
Татар фәнни җәмәгатьчелеге идеологик постулатларны рәсми рәвештә яңадан карауларда активлык күрсәтә. Коммунистик идеологиядән интеллектуаль котылу шартларында матбугатта Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, Һ.Атласи, Г.Исхакый кебек күренекле татар фикер ияләренә багышланган мәкаләләр күренә башлый. М.Солтангалиевнең исеме аклану шактый зур резонанс ала, совет чорында әлеге шәхеснең исеме «солтангалиевчелек» дип аталган явыз милләтчелек символы була. Әлеге чорда оештырылган фәнни конференцияләрдә татар җәмгыять белеме белгечләре, журналистлары, төбәкне өйрәнүчеләр татар халкы тарихына караган күп кенә сорауларны күтәрәләр. Татарларны болгарларга әйләндерүне яклаучылар пәйда була. 1988 елда алар «Болгар-әл-Җәдид» клубына берләшәләр.
Коммунистик идеология йогынтысының көче кимегән саен, халыкның рухи азатлыгы өчен уңай шартлар ныгуга бара. Иң күркәм этник традицияләрне яңарту теләге төрле җәмгыятьләр, клублар оешуга этәргеч бирә, бу, иң беренче чиратта, Мәрҗани исемендәге клуб, «Мәгариф», «Туган як» клублары. Шул ук вакытта республика территориясендә яшәүче һәр халык өчен үзләренең мәдәни-агарту җәмгыятьләрен оештыру мөмкинлеге туа, һәм удмуртлар, чувашлар, яһүдләр, казахлар, башкортлар, әрмәннәр, грузиннар, поляклар һәм башка милләт халыклары үз җәмгыятьләре тирәсендә берләшәләр.
Бөтен илдәге кебек үк, Татарстанда да үзләрен коммунистлар партиясенә оппозициядә торучылар дип белдергән кешеләрдән торган Халык фронты берләшмәләре барлыкка килә. Тора-бара алардан милли-мәдәни юнәлешне күздә тоткан хәрәкәт аерылып чыга. 1980 нче еллар ахырына республикада милли хәрәкәт формалаша. Аның төп берләштерүче көче булып Татар иҗтимагый үзәге (ТИҮ) тора. Аны гамәлгә кую буенча Оештыру съезды 1989 елда үткәрелә.
Шушы елдан КПСС Өлкә комитеты да милли мәсьәләләрне хәл итүдә актив позициягә баса. Моңа КПССның Татарстан өлкә комитетында үткәрелгән җитди кадрлар алмашы да этәргеч бирә. Анда үткәннәрендә номенклатура күләгәсе булмаган яңа кешеләр пәйда була – Андрей Бусыгин, Василий Лихачев, Олег Морозов, Рафаэль Хәкимов. 1989 елның сентябрендә КПССның Татарстан өлкә комитетының беренче секретаре урынына Минтимер Шәрипович Шәймиев тәкъдим ителә, моңа кадәр ул ТАССР Министрлар Советы рәисе булып эшли. 1989 елда КПСС ҮК Пленумы уза, анда автономияле республикалар статусы мәсьәләсе карала. Әлеге Пленумда Татарстан вәкилләре республиканың икенче сортлы статусына карата дәгъваларын белдерәләр. Татарстан позициясе башка автономияләр вәкилләрендә дә яклау таба.
1990 елның язында-җәендә республика сәяси тормышының төп мәсьәләсе – Татарстанның дәүләт статусын күтәрү була. Хрущев җепшеклеге елларыннан башлап вакыт-вакыт татар зыялылары тарафыннан күтәрелеп килгән әлеге идея 1980 нче елларның икенче яртысындагы милли хәрәкәтнең иң мөһим программ максатларының берсенә әверелә. «Татарстанга – союздаш республика статусы!» лозунгы җәмәгатьчелекнең киң катламында кайнар яклау таба. Хәзер инде ТАССРның дәүләт статусын күтәрү идеясе үзгәртеп кору җилләре тәэсирендә барлыкка килгән сәяси-хокукый пространствога туры килә. 1990 елның апрелендә кабул ителгән «СССР һәм Федерация субъектлары арасында вәкаләтләрне чикләү турында» закон буенча «совет социалистик дәүләт булган автоном республикалар» федерация – СССР әгъзалары статусын ала. СССР президенты М.С. Горбачев Указы белән автономияләргә яңа Союз шартнамәсен төзү буенча сөйләшүләр процессында катнашуга союздаш республикалар белән тигез хокук бирелә. 1990 елның 12 июнендә кабул ителгән «РСФСРның дәүләт суверенитеты турындагы декларация» автоном республикалар, автоном өлкәләр һәм округларның хокукларын шактый киңәйтүнең зарурлыгын таный. 1990 елның 24 августында Казанда Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул итүне таләп иткән көчле митинг үтә. 30 августта ТАССР Югары Советы кайнар бәхәсләрдән соң, «Татар Совет Социалистик Республикасының дәүләт суверенитеты турында декларация»не кабул итә. 1991 елның 12 июнендә ТССР президенты итеп М.Ш. Шәймиев сайлана.
СССРның таркалуы һәм БДБ барлыкка килү шартларында республика Югары Советы Татарстанның БДБга керүе турында Декларация кабул итә. Россия хакимиятләре республика җитәкчелеген сепаратизмда гаепли. Әлеге шартларда ТР Югары Советы Татарстан Республикасының дәүләт статусы мәсьәләсе турында референдум үткәрү турында карар кабул итә. 1992 елның 21 мартында уздырылган плебисцит татарстанлыларның күпчелегенең республика суверенитеты һәм Россия Федерациясе белән федератив мөнәсәбәтләр кору турындагы декларация принципларын гамәлгә ашыруга юнәлдерелгән курсны хуплавын раслый. 1992 елның 6 ноябрендә кабул ителгән ТР Конституциясе март референдумы нәтиҗәләрен беркетә.
1990 нчы еллар башыннан ук Россия һәм Татарстан арасында шартнамәле мөнәсәбәтләр урнаштыру буенча актив процесс бара. Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары һәм Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында эшләр һәм вәкаләтләр бүлешү турында Шартнамә 1994 елның 15 февралендә имзалана. Аның нигезләмәләре хөкүмәтара килешүләрдә үстерелә һәм төгәлләштерелә. Мөнәсәбәтләрнең Россия-Татарстан моделе дөнья җәмәгатьчелеге ягыннан да зур кызыксыну уята.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендә толерантлылык, этносара татулык, һәм мәдәни плюрализм принциплары өстенлекле санала. 1992 елның маенда республикада Татарстан халыклары съезды уза, анда Милли-мәдәни җәмгыятьләр Ассоциациясе төзү турында карар кабул ителә. Республика территориясендә яшәүче күпләгән милләт вәкилләре үз мәдәни үзәкләрен, җәмгыятьләрен төзиләр. 1992 елның июнендә Бөтендөнья татар конгрессын үткәрү татар халкын берләштерүдә мөһим вакыйга була. Татарстанның БМО, ЮНЕСКО, Европа Советы, Халыкара валюта фонды, Гарәп дәүләтләре Лигасы, һәм башка халыкара, дәүләтара оешмалар белән элемтәләре актив үсә һәм ныгый. 1995 елның сентябреннән Татарстан Европа төбәкләре Ассамблеясе әгъзасы була.
ХХI гасыр башындагы сәяси вазгыять илнең иң югары җитәкчелеге алмашынганнан соң федераль дәрәҗәдә барган процесслар йогынтысында формалаша. Аларның эчтәлеге хакимиятне үзәкләштерү аша Россия дәүләтчелеген ныгыту курсын билгели. Төбәк законнарын федераль законнарга яраштыру буенча ил күләмендә барган гомуми процесс Татарстанның норматив-хокукый актларына үзгәрешләр кертүне таләп итә.