Татарстан халыклары мәдәнияте көннәре (29 - 30 август)

Татарстан халыклары мәдәнияте көннәре (29 - 30 август)

9-30 августта Татарстан Республикасы көненә багышланган «Без - Татарстан» онлайн марафоны узачак. Ике көн дәвамында төрле халыкларның иҗади номерлары, Татарстан Республикасы көне белән видео-котлаулар, милли һөнәрләр, милли ашлар буенча мастер-класслар күрсәтеләчәк. Марафон географиясе - Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Нурлат һәм Алабуга.

Шулай ук марафон кысаларында социаль челтәрләрдә Татарстан халыклары дуслыгы йортыннан һәм Казанда бәйрәм итүнең төрле нокталарыннан турыдан-туры кертү оештырылачак.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты