Милли ризыклары

Милли ризыклары

Корея кухнясы башлыча дөге, яшелчәләр, балык, диңгез суүсемнәреннән әзерләнгән ризыклардан гыйбарәт. Корея табынында кабымлыклар, ашлар, кимчхи була.

Мөһимлегенә карап, табынга 3, 5 хәтта 12 ризыкка кадәр чыгарырга мөмкиннәр. Ризыкта көнжет мае, соя пастасы, сарымсак, чили борычы мул кулланыла. Кареядә эт итен дә пешерәләр. Хәер, бу төр итне Кытайда һәм башка илләрдә дә кулланалар.