Милли ризыклары

Милли ризыклары

Лезгинннарның милли аш-суы үсемлекләргә бай. Алар бөртеклеләрне, борчак, яшелчә, җиләк-җимешләрне мулдан куллана. Шулай ук кыргый үсемлекләр дә файдаланыла. 

Яратып пешергән ризыклары  катык, бөтнек, чабыр кулланып пешерелгән афарар.

Камыр өчен он, тоз һәм су кирәк була. Каты басмыйча гына камыр әзерлибез һәм ярты сәгатькә ял итәргә калдырабыз. 

Шунысын да истә тотарга кирәк: бу ризык өчен өй катыгы гына яраклы. Кибетнекеннән эчлек бик сыек килеп чыга. 

Шулай итеп, бер литр катыкка 2-3 йомырка, 200 грамм бөтнек, аз гына чабыр салабыз. Шушы массага ике кашык эретелгән атланмай салабыз, тәменчә тоз өстибез. Әгәр эчлек бик сыек тоела икән, берничә кашык он өстәргә була. Камырны өлешләргә бүлеп, җәябез. Кыстыбыга әзерләгән кебек түгәрәк җәймәләр килеп чыга. Эчлекне салып, кырыйларын агып чыкмаслык итеп ябыштырабыз да, ике яклап майсыз табада кыздырып алабыз. Әзер афарарларны майлыйбыз.