Милли ризыклары

Милли ризыклары

Милли аш-су

Тау халыкларының аш-суы, географик үзенчәлекләрне исәпкә алып, сарык, сыер итеннән, сөт ризыкларыннан, дөге һәм камыр ризыкларыннан тора. Яшелчәләр азрак. Төрле эчлек белән пешерелгән чуду пирогы, хинкал, жижиган-чорпа (шулпа) бик популяр. Пылау пешерүнең Дагыстанда үз серләре бар. Биредә пылауга атланмай һәм башка сөт ризыклары кушыла. Курзе – безнеңчә пилмән дә бик үзенчәлекле. 

Хәлвә

Бу татлы ризыкны күбрәк Ураза бәйрәмендә пешерәләр. 

3 стакан он, 200 грамм эретелгән атланмай, 7 кашык бал алабыз. Табада майны кыздырабыз һәм шуңа аз-азлап он кушабыз. Алтынсу масса барлыкка килгәнче бутап кыздыруны дәвам итәбез. Он алтынсу төскә кергәч, балны кушабыз һәм тагын 5 минут кыздырабыз. Аннан соң алып, тәлинкәгә яки башка формага салабыз. Формалар барлыкка килгәч, өстен төрле чикләвекләр белән бизибез.