Милли ризыклары

Милли ризыклары

Аш-су 


Абхазия кухнясы – йөз еллар дәвамында, табигый һәм социаль-икътисадый шартларның турыдан-туры йогынтысында формалашкан. Игенчелек, терлекчелек продуктлары белән беррәттән, рационда бөртеклеләр (тары, кукуруз) һәм сөт продуктлары да шактый өлеш алып тора. Йөзем, чикләвекләр, төрле яшелчә, җиләк-җимешләр әлеге кухняны бай һәм кабатланмас ясый.  


Биредә төп камыр ризыгы – кукуруз оныннан (элек тары ярмасыннан) әзерләнә торган мамалыга. Аңардан чуреки ясыйлар. Аны чикләвекләр яки сыр кушып баетырга мөмкин. Ашларкунту - чикләвек мае салынган мамалыга; әчкелтем сыр салынганы – аиладж-мамалыга була. 


Сөт ризыклары да мулдан кулланыла. Күбесенчә әчетелгән кәҗә яки сыер сөте кулланалар. Сөттән сырлар ясыйлар: ашвлагуан (сулугуни), ашвадза (әчкелтем сыр), ашвчапан, ачаюр яки ахата ршвы (пастасыман сыр), ахчат (сөт өстеннән сыр), ахача (эремчеккә охшаш сыр).


Ит ризыкларыннан күбрәк кош итенә өстенлек бирелә. Шулай ук сарык, сыер, сирәк кенә дуңгыз ите кулланыла.  Әлеге ризыкларны әзерләгәндә аджика нигезендә әзерләнгән соусларны файдаланалар.