Марилар: тарих һәм мәдәният

Марилар: тарих һәм мәдәният

Марилар

Фин-угор халыклары төркеменнән, Мари Республикасының төп халкы. Үзатамалары – мари, марий; иске рус язмаларында – черемис, татар халкында – чирмеш

Саны, урнашуы

Россия Федерациясендә мариларның гомуми саны – 547 605 (2010), шул исәптән Мари Республикасында – 290 863 кеше. Түбән Новгород (6 415 кеше), Свердловск (23 801 кеше), Пермь (5 395 кеше) өлкәләрендә, шулай ук Башкортстан Республикасында (103 658 кеше), Удмурт Республикасында (8 067 кеше) тупланып яшиләр.

Татарстан Республикасында – 18 848 кеше, башлыча Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим районнарында гомер итәләр.

Этник группалары

Марилар 3 этнографик төркемгә бүленәләр: тау ягы мариларының күпчелеге Иделнең уңъяк ярында һәм Ветлуга буенда яши, болын ягы марилары – Ветлуга-Вятка елгалары аралыгының калган өлешен, көнчыгыш тараф марилары Вяткадан көнчыгыштагы территорияне, Кама һәм Урал алдындагы җирләрне билиләр (алар анда XVI–XVIII йөзләрдә килеп урнашалар).

Тел

Марилар мари телендә сөйләшәләр, язулары – рус алфавиты нигезендә.

Дин

Марилар, башлыча, православие динен тоталар (массачыл христианлаштыру XVIII–XIX йөзләрдә уздырыла), шулай ук христианлык һәм традицион инанулар катнашмасыннан гыйбарәт «мари дине» («марла вера») тарафдарлары да бар.

Тарих

Безнең эраның 1 нче меңьеллыгында формалашкан борынгы мари этносының үзәген фин-угор кабиләләре тәшкил итә.

Мариларның оешуы һәм үсешендә болгарлар, соңрак татарлар (болын ягы мариларының көнчыгыш төркемнәренә төрки күршеләренең йогынтысы зуррак була: аларның бер өлеше ислам динен кабул итә), яңа дәвердә руслар белән (бигрәк тә төньяк-көнбатыш һәм тау ягы мариларында сизелерлек чагыла) этномәдәни багланышлар зур роль уйный. Аеруча чуаш мәдәнияте һәм көнкүреше белән охшашлыклар бар (беренче чиратта, тау ягы мариларында һәм болын ягы мариларының көньяк төркемнәрендә).

Элек, сирәк очракларны исәпкә алмаганда, марилар авылларда яшиләр, хәзерге вакытта мариларның 60% тан артыгы авыл тормышы алып бара. Җәмәгать җир биләве һәм патриархаль тәртиптә җирдән файдалану 1930 елларга кадәр саклана; катлаулы авыл җәмәгате өстенлек итә (кара: Авыл җәмәгате).

Шөгыльләре

Мариларның төп шөгыле – сөрүле игенчелек. Туфрак сука (шогавуй), сабан (агавуй, сабан), тырма (тырма, шүре), китмән (кәтмән) белән эшкәртелә.

Төп басу культуралары – арыш, солы, арпа, тары, карабодай, бәрәңге; техник культуралар – киндер, җитен, колмак; яшелчәләр – суган, кәбестә, торма, кишер.

XIX йөздә тау ягы мариларында бакчачылык үсеш ала.

Марилар атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар, йорт кошлары асрыйлар; дуңгыз һәм кәҗәләр сирәк очрый, чөнки алар «хәрам», корбанга яраксыз санала.

Сунарчылык, балыкчылык, чолыкчылык (соңрак – умартачылык), кыргый җиләк-җимеш, гөмбә җыю икенчел роль уйный.

Агач, үсемлек сүсе, йон, күн эшкәртү белән бәйле кәсепләр (күмер яндыру, сумала кайнату, кап сугу, үрелгән әйберләр җитештерү һ.б.) шәхси хуҗалыкта әһәмиятле санала, әмма капиталистик мөнәсәбәтләр үсеше чорында аларның продукциясе инде товар булып китә. Үсешкә ирешкән сәнгать һөнәрләре: зәргәрчелек (көмештән хатын-кыз бизәнү әйберләре эшләү), агачны кисеп бизәкләү, тукучылык, чигү.

ХХ гасырда марилар

XIX йөз ахырында – XX йөз башында мариларда милли үзаң үсеше күзәтелә. 1907 елда мари телендә беренче вакытлы басма – еллык «Марла календарь» («Мари календаре») басыла, 1915 елда беренче мари газетасы нәшер ителә башлый.

XIX йөз ахырында аз санлы милли интеллигенция, башлыча, укытучылардан тора. Аларның агарту эшчәнлеге һәм төбәкне өйрәнү юнәлешендәге беренче тикшеренүләре – мари халкының тарихы, этнографиясе, теле һәм фольклоры буенча материаллар җыю һәм бастырып чыгару – этнос үсешендә зур роль уйный.

Әмма мариларның икътисадын һәм мәдәниятен күтәрүдә, милли эшчеләр сыйныфы, интеллигенция, колхоз крәстияннәре кадрлары формалашуда совет хакимияте чорындагы үзгәртеп корулар хәлиткеч әһәмияткә ия була.

Хәзерге вакытта мариларның милли һәм сәяси активлыгы үсешенә Бөтенмари Советы (Марий Мер Канаш, 1992 елдан), «Марий Ушем» мари милли җәмәгать оешмасы (1917–1918 елларда, 1990 елдан) булышлык итә.

Татарстанда марилар

1998 елдан Татарстан Республикасында мариларның милли-мәдәни автономиясе эшли, аның төп бурычы – Татарстан Республикасында яшәүче мари халкының мәдәни традицияләрен саклау һәм яңарту.

2011 елда Казанда Татарстан Республикасы мариларының Беренче съезды уздырыла.

Татарстанда шулай ук мариларның милли бәйрәмнәре, мәсәлән, Семык, уздырыла.

Чыганак: Татарика