Кереш

Кереш

ТАТАРЛАР – БАЙ ТАРИХЛЫ ХАЛЫК. АНЫҢ ҮТКӘНЕ БӨЕК ТӘ, ДӘҺШӘТЛЕ ДӘ. БЕРДӘМ ХАЛЫК БУЛАРАК ОЕШЫП, ЮГАРЫ ШӘҺӘР КУЛЬТУРАСЫНА ҺӘМ ЯЗМА МӘДӘНИЯТКӘ ИЯ КҮП КЕНӘ БӨЕК ДӘҮЛӘТЛӘРГӘ НИГЕЗ САЛЫП, ТОРМЫШ ТЕЗГЕНЕН КУЛДА НЫК ТОТКАН ЧОРЛАР – ДӘҮЛӘТНЕҢ ТАРКАЛУ ҺӘМ ЯҢАДАН АЯККА БАСУ ДӘВЕРЛӘРЕ БЕЛӘН АЛЫШЫНА, ӘММА ТАРИХ ЧЫЛБЫРЫ ӨЗЕЛМИ. ГАСЫРЛАР ЧОҢГЫЛЫН КИЧКӘНДӘ ТАТАР ҮЗЕН, ҮЗАҢЫН ҺӘМ МӘДӘНИЯТЕН САКЛАП КАЛА.

Татар халкы – гаҗәеп феномен. Аның үзенчәлеген һәм кыйммәтен киң тарихи-мәдәни мәйданда караганда гына аңларга мөмкин. Кыйтгалар чигендә урнашкан татар мәдәнияте географик һәм тарихи яктан Евразия цивилизациясенә карый, шул ук вакытта Шәрыкта – Көнбатыш дөньясының, Көнбатышта Шәрык дөньясының бер өлеше булып кабул ителә.

Татар мәдәнияте төрле дини, мәдәни традицияләрнең, зур телләр семьялыгы һәм көнкүреш тәртипләренең үзара кисешкән, бергә бәйләнгән ноктасында урнашкан. Нәтиҗәдә, төрки-мөселман дөньясының көнбатыш өлешен тәшкил иткән татар мәдәнияте еш кына башка халыклар, мәдәниятләр өчен арадашчы булып тора. Вакытлар узу белән бу арадашчылыкның җисеме, хәтта исеме үзгәрсә дә, татар мәдәнияте аның үзәгендә кала килә. Татарның үзгә йөзе, стиле, мәдәниятенең кабатланмас эчтәлеге шуның белән билгеләнә дә.

Татарлар – континентыбыз тарихында да зур роль уйнаган халык. Төрки-татар цивилизациясенең барлыкка килүе, ныгуы һәм үсеш тарихы мәдәниятләр хәрәкәтенең, халыкның үз яшәү тирәлеген киңәйтүе һәм башка цивилизацияләр белән мөнәсәбәтләр урнаштыруының матур үрнәге булып тора. Үзәк Азиядә барлыкка килгән төрки мәдәният XVI йөз уртасына бөтен континентка диярлек тарала. Идел буе әлеге төрки-мөселман мәдәни системасында үзәк урынны били. Яңа Заманда, Төньяк Евразиянең күп өлеше Россия дәүләте составына кергәч, татар мәдәнияте үзгәрүгә һәм үзгә шартларга яраклашуга сәләтле булуын күрсәтә. Россия цивилизациясендә татарның өлеше зур: күпчелек Россия халыкларының гореф-гадәтләре һәм мәдәни тәҗрибәләре бердәм Евразия мәдәниятенә нигезләнә. Татар халкы үткәнен хәтерендә нык тота. Күп кенә гаиләләрдә нәсел шәҗәрәсен бәһаләп бетергесез кыйммәт итеп саклау да юкка түгел, ул – ата-бабалар рухына хөрмәт билгесе.

Татар халкының тарихи һәм мәдәни тамырлары бик тирән. Борынгы һәм Урта гасырлар – татар тарихының иң мөһим дәверләре, Евразия далаларында югары шәһәр культурасына һәм язма мәдәнияткә ия булган күп кенә бөек дәүләтләргә нигез салу белән бәйле. XIX гасырның икенче яртысында – социаль-икътисади мөнәсәбәтләр яңара, ә милли мәдәният үсеш кичергән чорда – татар дөньясында тарихи-мәдәни бердәмлек мәсьәләсе актуальләшә һәм мөстәкыйль этник аң хасил була. Үзгәртелгән ислам нигезендә «югары» мәдәният,уртак гомуми белем бирү системасы, калыплашкан норматив әдәби тел, китап басу һәм гомумтатар вакытлы матбугаты барлыкка килә, халык мәдәнияте үзгәрә. Нәтиҗәдә, хәзерге Татарстанның социомәдәни тирәлеге тугандаш төрки халыклар өчен тартылу үзәгенә әверелә. Бүгенге көн дөнья мәдәнияте, бер яктан – глобальләшү һәм гаммәви мәдәниятнең тәэсире көчәю, икенче яктан, һәр халыкның үз мәдәни үзенчәлеген саклау һәм хәзерге тормышта үз урынын табуга ихтыяҗы арту белән бәйләп аңлатыла. Бу шартларда милләтнең яшәү нигезе һәм мәгънәсе, рухи үзәге булган мәдәният халыкның иҗтимагый тормышына зур йогынты ясый. Ул милли һәм цивилизация үсеше үзенчәлекләрен бәяли, тарихи үткәнне туплап чагылдыра һәм заманча татар милләтенең асылын хасил итә.