Россия халыклары мәдәнияте көннәре (11 - 12 июнь)

Россия халыклары мәдәнияте көннәре (11 - 12 июнь)

11-12 июньдә Россия көненә багышланган «Без - Россия» онлайн марафоны узачак. Ике көн дәвамында төрле халыкларның иҗади чыгышлары, Россия көне белән видеокотлаулар, милли һөнәрләр, милли ашлар буенча остаханәләр тәкъдим ителәчәк.

Марафон географиясе киң: бу Казан, Чаллы, Түбән Кама, Менделеевск, Нурлат һәм Алабуга шәһәрләре. Шулай ук марафон кысаларында социаль челтәрләрдә Татарстан халыклары дуслыгы йортыннан һәм Казанда бәйрәм итүнең төрле нокталарыннан "туры эфир" оештырылачак.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Фото: tatmitropolia.ru