20 яшьтә Советлар Союзы Герое булган Илдар Маннанов

20 яшьтә Советлар Союзы Герое булган Илдар Маннанов

 

        ...Илдар Маннановның  әнисе? улы сугышка киткәч, төш күрә. Кайткач ана кеше улына шул төшне сөйли: «Суга төшеп киттең дә... Хараплар булды бала, дип, хәсрәт йотарга да өлгермәдем – ут булып өскә күтәрелдең». Әниләр күңеле нинди сизгер! Төшенә ничек рас кергән бит: улы Илдар беттем, үлдем дигәндә, ут булып балкып, югарыга күтәрелгән, исемен данга күмгән. Татар халкына нинди зур дәрәҗә китергән!

         1940 елда комбайнда эшләп йөргән авыл егете Илдарны армиягә алалар. Ерак Читада, Монголия – Маньчжурия чигендә артиллерия буенча орудие командиры булырга укып йөргән көннәрдә хәвефле хәбәр килә – сугыш! Солдатларны вагоннарга төяп фронтка озаталар. Илдар Маннанов 65 нче армиягә эләгә.

 Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре... Фашистлар камалышта калган Ленинградка илтүче соңгы юлны да ябарга омтыла. Совет командованиясе Тихвинны тиз арада дошманнан чистартырга боерык бирә. Бомбалар шартлый, пулялар яңгыр кебек ява, өстә «юнкерслар» оча, җирне дер селкетеп танклар килә... Орудие янында 20 яшьлек Илдар Маннанов. Аның снарядлары бетә. Ә снаряд ташучылардан берәү дә исән калмаган?! Илдар үзе снаряд ташый, үзе кора, үзе ата. Күңелгә шом салып, танклар каршыга шуыша, алар артыннан пехота килә. Инде командир да, наводчик та һәлак булган. Һавада бомбардировщиклар  үкерә. Тагын шартлау!..Бер ярчык кисәге Илдарның  муенын яндырып үтә. Аркасы буйлап кан ага башлый. Егет аңа игътибар итми. Карашы белән сугышчан иптәшләрен эзли. Ник берсе исән калсын! Ул арада урман эченнән бер рота немец автоматчылары килеп чыга. Яраланган Илдар Маннанов, орудиене тиз-тиз көйләп, фашистларга яңадан ут ача. Уннарча дошман җиргә ава. Авиабомба ярылып, бер ярчык аягын кабат яралагач та, югалып калмый ул. Аяк чолгавын ертып алып, яраны бәйли дә, туп янына басып, янә ата башлый. Илдар бөтен расчет өчен берүзе 100 дән артык снаряд җибәрә, 8 танкны яндыра. Кинәт һавада – дошман бомбардировщигы. Бер-бер артлы бомбалар төшеп ярыла. Яшь егет яраланып аңын җуя. Ул инде совет гаскәрләренең контрһөҗүмгә күчүен дә, еракта яңгыраган «ура» тавышларын да ишетми... Ә бу тигезсез сугышны стереотрубадан һәм бинокльдән  күреп, күзәтеп торган генерал Мерецков татар егетенең батырлыгына таң кала һәм шул ук көнне аны Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим итә.

        Авыр яраланып, аңын җуйган егет үзенең шундый зур исемгә лаек булуын каян белгән соң? Госпитальдә. Алар арасында бер политрук та була. Ул көн саен фронттагы хәлләр белән таныштыра. Укыган газетасын бер кырыйга куеп, хәзер орден-медальләр белән дә бүләкли башлаганнар, инде геройлар да бар, ди. Беренче тапкыр ике кешегә Герой исеме биргәннәр. Берсе – летчик, икенчесе – орудие командиры. Ул берүзе сугышкан... Шуларны ишетсә дә, гади авыл егете бу герой миндер дип уйлап та карамый, хәтта газетада фамилиясен күргәч тә. Волхов фронты командующие Мерецков Советлар Союзы Герое таныклыгын, Ленин орденын һәм «Алтын Йолдыз» медален үз куллары белән тапшыра аңа. Илдар Маннанов Татарстан уллары арасында беренчеләрдән булып бу югары бүләккә лаек була!

         Язучы Г.Әпсәләмовның «Алтын йолдыз» романының төп герое Галим Урманов образының прототиплары арасында Илдар Маннанов та бар икән. Бу хакта олуг язучыбыз үзе әйткән. Г.Әпсәләмов фронтта татар телендә чыгып килүче «Ватан өчен сугышка!» газетасының хәрби корреспонденты булган. Герой якташыбыз турында дистәләгән мәкалә, очерклар язган. Илдар Маннанов белән очрашуы турында язучыбыз болай искә ала: «Кичке ял вакытында без герой белән икәүләп якташлар янына киттек. Илдарның йөзендә канәгать горурлык шәйләнде. Ул – Татарстан хезмәт ияләре махсус үзенә атап җибәргән колакчынлы каракүл бүрек, күн пальто, кар кебек ак фетр киез каталар кигән иде». Герой милләттәшебез турында күп язылды. Халкыбыз аны зурлады. Илдар Маннанов та үзенең батырлыгы белән дөньяда татарны бер баскыч югары күтәрде. Кызганыч, 90 яшенә кадәр яшәгән героебызга гаилә фаҗигаләрен күреп китәргә туры килә. Башта ул хатыны Җәмиләне югалта, аннан кызы Илсөярне ( 2000 нче елларда, фатирына кереп, үтереп, талап чыгып китәләр). Улы Илгизәрне дә җирләргә туры килә. 20 яшендә сугышта бирешмәгәнне, олыгайган көннәрендә килгән бу кайгы-хәсрәткә дә ул түзгән, сабыр иткән, бар кешегә дә игелек кенә кылып яши биргән. Үзенең дә урыны оҗмахта булсын иде!

     Белешмә 

Илдар Маннан улы Маннанов 1921 елның 25 мартында Мөслим районы Бүләк авылында туа. Җидееллык мәктәпне һәм комбайнерлар курсларын бетергәч, Актаныш районында МТСта эшли. 1940 елда армиягә китә. 1941 елда Ленинград өлкәсенең Тихвин шәһәре янында булган бәрелештә каһарманлык күрсәтә. Расчеттан берүзе исән кала. Каты яралана. Әлге батырлыгы өчен Советлар Союзы Герое исеменә лаек була. Яралары төзәлгәч, кабат фронтка китә. Сугыштан кайткач,Кострома сәүдә техникумын тәмамлый һәм шушы шәһәрдә алган һөнәре буенча эшли. 1963 елдан Чаллы шәһәрендә яшәгән.

          Илдар Маннанов 2010 елның 18 маенда Чаллыда вафат була. Шәһәрдә аның исемен йөрткән урам бар. Тихвин шәһәренең, Мөслим районының һәм Чаллы шәһәренең мактаулы гражданины. Чаллының Җиңү паркында ачылган Каһарманнар аллеясында скульптур сыны урнаштырылган.     

Фото: https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%B4%D0%B0%D1%80%20%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%20%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9%20%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D1%81%D0%BE%D1%8E%D0%B7%D0%B0&pos=0&img_url=https%3A%2F%2Fwww.polkrf.ru%2Ffiles%2Fveteran%2Fpic%2F22%2F22457.jpg&rpt=simage,

https://yandex.ru/images/search?from=tabbar&text=%D0%B8%D0%BB%D1%8C%D0%B4%D0%B0%D1%80%20%D0%BC%D0%B0%D0%BD%D0%BD%D0%B0%D0%BD%D0%BE%D0%B2%20%D0%B3%D0%B5%D1%80%D0%BE%D0%B9%20%D1%81%D0%BE%D0%B2%D0%B5%D1%82%D1%81%D0%BA%D0%BE%D0%B3%D0%BE%20%D1%81%D0%BE%D1%8E%D0%B7%D0%B0&pos=8&img_url=http%3A%2F%2Ffotohroniki.ru%2Fupload%2Fiblock%2Fb8f%2F%2520fekynkwdkjnw%2520ezfnhtlbpipnspfshkbn.jpg&rpt=simage