Г.Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев: «Спектакль чыгару минем өчен – кечкенә генә үлем»
Халкыбыз «оясында ни күрсә, очканда шуны күрер», дип тикмәгә генә әйтмидер инде. Татар театрының мәшһүр артистлары - Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева белщн Тукай бүләге иясе, педагог, режиссер Рәфкать Бикчәнтәев гаиләсендә туып-үскән егет ул Фәрит Бикчәнтәев. Мондый гаиләдә тәрбияләнгән кеше ничек инде артист булмасын, ди?! Фәрит Бикчәнтәевнең хатыны Люция Хәмитова да - Татарстанның халык артисты. Уллары Йосыф та театрдан ерак булган һөнәрләргә укыса да, барыбыр театрдан ерак китә алмый. Фәрит Бикчәнтәев театрда гына түгел, кечкенәдән кинотеатрда да үскән. Чөнки әбисе шунда билет тикшереп торучы булган. «Ул мине йә беренче сменага (иртәнге 9 дан 16:40 сәгатькә кадәр), йә икенче сменага - 16:40 сәгатьтән 23:00гә кадәр үзе белән ала иде. Үз урыным бар иде, миңа уң якта кәнәфи куйганнарын хәтерлим. Мин бөтен фильмнарны карадым, йоклап китә идем, соңыннан тагын шул ук сеансны карый идем. Кызык, соңыннан үземә дә күп кенә киноларда уйнарга туры килде», - дип искә ала ул көннәрне Фәрит.
Театр тузанында аунап үскән малай, әлбәттә, мәктәпне тәмамлагач, Казан театр училищесына укырга керә, Марсель Сәлимҗанов курсында укый. Укыган вакытта ук театрда эшли. «Шәһәрдә җәй көннәре»ндә – Нәмыйк, «Алмазбулат»та – Алмазбулат, «Болан-патша»да – Леандро, «Туй алдыннан»да – Наил, «Улыбыз өйләнә, без аерылышабыз»да - Гөлүс , «Асылъяр»да – Шәрәф, «Зифа»да – Идел һ.б. рольләр башкарып, тамашачыларның, бигрәк тә яшь кызларның, мәхәббәтен яулый. Аннан инде режиссерлык эшенә керешә. 1991 елда Мәскәүдә Театр институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлый. Биредә укыган вакытта, ягъни 1989 елда ук, Камал театрына режиссер итеп алына. 2002 елда театрның баш режиссеры Марсель Сәлимҗановның вафатыннан соң бу вазыйфа Фәрит Бикчәнтәевкә күчә. Камал театры сәхнәсендә ул куйган спектакльләр: «Бичура», «Казан егетләре», «Тагын Казан егетләре» (М. Гыйләҗев), «Ромео һәм Джульетта» (Шекспир), «Асылъяр» (М.Фәйзи), «Боз астында дулкын» (Ә.Рахманкулов), «Хушыгыз!», «Җанкисәккәем», «Шулай булды шул», «Шәҗәрә», «Галиябану сылуым-иркәм» (Т.Миңнуллин), «Карак» (З.Хәким), «Биюче» (Лопе де Вега), «Җирән чичән һәм Карачәч сылу», «Гөлҗамал» (Н.Исәнбәт), «Казан сөлгесе» (К.Тинчурин), «Өч сеңел» (А.Чехов) һ.б.
«Спектакль чыгару минем өчен – кечкенә генә үлем. Тупланган фикерләрне, җыелган хисләрне артистлар белән бергә спектакль аша дөньяга чыгарасың һәм бушанып каласың. Шуннан әкренләп-әкренләп туасаң һәм яңа бер нәрсә тудыра башлыйсың. Спектакль үз тормышы белән яши башлый. Режиссер нәрсәдер үзгәртсә дә, артыгын үзгәртә алмый. Артистлар, мәсәлән, тамашачылар белән очраша, ә режиссер бу очракта читтә кала. Режиссер – фикер тудыручы, аны тамашачыга җиткерүче, зәвык тәрбияләүче кеше. Режиссерның эше тамашачыны да, артистны да, авторны да хөрмәт итүдән башлана. Режиссер булу – коточкыч зур җаваплылык», - ди спектакльнең сәхнәгә куелу процессы һәм режиссер эшенең җаваплылыклары турында Фәрит Бикчәнтәев. 30 елдан артык режиссер булып эшләү дәверендә ул биш дистәдән артык спектакль куйган. Алар жанрлары, куелышлары, авторлары һәм стилистикалары буенча бер-берсеннән бик нык аерыла. Бикчәнтәев режиссурасына алымнарның, сәнгать чараларының күптөрлелеге һәм һәр пьесаның үз ачкычын табарга омтылу хас. Режиссер иҗатының лиризмын ача торган «Хушыгыз!» (Т.Миңнуллин) спектакле иң беренче чиратта үтә нечкә психологиягә корылуы, бербөтен сәхнә әсәре булуы, артистларның искиткеч уены һәм үзенең төгәллеге белән тамашачыны әсир итә. 1998 елда Фәрит Бикчәнтәев бу спектакль өчен Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул куйган «Кара чикмән» (Г.Хугаев) спектакле дә сәхнәдә озак еллар гөрләп бара. Спектакльне сәхнәгә куючы режиссер Фәрит Бикчәнтәев тә, төрле рольләрне башкарган артистлар да бик күп номинацияләр буенча «Нәүрүз» Халыкара төрки театр фестивалендә Гран-при һәм башка бүләкләргә лаек булдылар. Россия театр сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен Бикчәнтәев Станиславский исемендәге премиягә дә лаек була. Фәрит Бикчәнтәев театрдагы төп эшеннән тыш, Россиянең Театр әһелләре берлегендә – идарә әгъзасы, Татарстанныкында – Берлек рәисе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының профессоры.
Белешмә:
Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев 1962 елның 21 маенда Казанда туа. 1983 елда Казан театр училищесын тәмамлап, Камал театрында эшли башлый. 1991 елда Мәскәү Театр институтының (ГИТИС) режиссерлык факультетын тәмамлап кайткач, театрда спектакльләр куя башлый. 2002 елдан Бикчәнтәев театрның сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Жанрлары, куелышлары, авторлары һәм стилистикасы буенча төрле булган өч дистәдән артык спектакльне сәхнәгә куя. «Хушыгыз!» спектакле өчен 1998 елда Тукай премиясенә лаек була. «Нәүрүз» Халыкара төрки халыклар театры фестивалендә «Көз», һәм «Җирән чичән һәм Карачәч сылу» спектакльләре «Иң яхшы режиссура эше өчен» номинациясендә җиңүче була. Шушы ук фестивальдә «Кара чикмән» спектакле Гран-При яулый. Фәрит Бикчәнтәев -Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе. «Алтын битлек» театраль премиясе номинанты, Станиславский исемендәге Халыкара премия иясе. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты профессоры.
Фото: kamalteatr.ru, tatar-inform.ru