«Факультетыгыздагы таянырлык бердәнбер ир кеше ул - Сез»
Бу сүзләрне Казан университеты ректоры профессор, филология фәннәре докторы Диләрә Тумашева турында әйтә.
Бисмарктан: «Пруссия корольлеге ничек Франция империясен җиңә алды?» - дип сорагач, ул: «Сәбәбен укытучылардан сорагыз...» - дип җавап биргән, ди. Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлеге дә берничә дистә еллар буе иң мәртәбәлеләр исемлегендә йөргән, татар дөньясы өчен ихтирамга лаеклы шәхесләр әзерләгән икән, бу уңышларда күп мөгәллимнәребезнең мөгәллимәсе, академик Диләрә Гариф кызы Тумашеваның да өлеше гаять зур.
Тумашева 10 ел дәвамында университетның иң зур һәм катлаулы бүлекләрен берләштергән тарих-филология факультетында - декан, бер үк вакытта (25 ел дәвамында) татар теле кафедрасының мөдире була. Ул 7 кафедрасы булган, олуг дәрәҗәләргә ия рус, яһүд, татар галимнәре эшләгән һәм 3 меңгә якын студент укыган факультет белән җитәкчелек итә. Немец, француз, төрек телләрен белә.
Себердә туып-үскән (Төмән өлкәсе) Диләрә Тумашева мәктәпне - алтын медальгә, Мәскәү дәүләт университетының филология факультетын (көнчыгыш телләр бүлеге) кызыл дипломга тәмамлый. Ул Себер татарларының телен тәфсилләп өйрәнгән, аны фәнни нигезгә салган, соңыннан аларның диалектлары турында докторлык диссертациясе яклаган галимә. Ул шәкертләре белән Төмән, Тубыл, Омск, Новосибирск, Кемерово шәһәрләре тирәсендәге авылларга ат, трактор арбаларында, чокып ясалган көймәләрдә, ә сазлык эчендә яшәүче татарлар янына җәяүләп бара. Тирә-ягы сазлык белән уратып алынган шундый бер авылга студенткасы белән баруын ул, еллар узгач, куркыныч төш шикелле генә искә ала. Авылга илтүче бердәнбер юлга аюлар чыгу куркынычы гаять зур була. Эшне бетереп, кире китәр вакыт җиткәч кенә, эчләренә курку керә. Сазлыкның иң куркыныч җиренә килеп җиткәч, аларны озатучы сунарчы: «Менә бу – аю юлы, менә монысы – сез барасы сукмак, бу якта да аю юлы, тегесе дә – аю юлы. Сез шушыннан китегез!» - ди дә галимә белән шәкерт кызны ярты юлда калдырып китеп бара. Тумашева гомер буе курку белмәс хатын-кыз булып яши һәм эшли. Тикмәгә генә ул декан булып эшләгән еллардагы университет ректоры М.Нужин: «Факультетыгыздагы таянырлык бердәнбер ир кеше – Сез» - димәгәндер инде.
Диләрә Тумашева фән юлын сайламаса, менә дигән артист яисә пианист булып та китә алыр иде. Мәскәү университетының бер аудиториясендә ул, фортепианода Григның «Пер Гюнт» әсәрен башкарып, бөтен залны таң калдыра. Аспирантлары аның пианино артына утырып, Чайковский әсәрләрен уйнавы, чиста көмеш тавышы белән җырлавын әле дә сагынып искә алалар. Әнисе Диләрәне иң авыр елларда да музыка мәктәбендә укыта. Ул Сәйдәш маршларын, Җәүдәт Фәйзинең «Урман кызы» көйләрен өйрәнеп үсә. Олуг галимә булгач та, ул студентларны үзешчән сәнгать түгәрәкләренә йөртүгә зур әһәмият бирә. Университетта татар хорын оештыруда да башлап йөрүчеләрдән була. СССРның халык артисты Хәлил Әбҗәлилов исә, аны күргәч: «Мирхәйдәр Фәйзинең Галиябануын менә кем уйнарга тиеш!» - дип, матурлыгына, сөйкемлелегенә, талантына соклануын белдерә. Сәнгать, театр дөньясы белән бәйләнеше зур булуга, әлбәттә, тормыш иптәше, күренекле режиссер Равил Тумашев һәм кайнанасы - беренче татар хатын-кыз режиссеры Кәшифә Тумашеваның да йогынтысы булмый калмагандыр.
Белешмә:
Диләрә Гариф кызы Тумашева 1926 елның 19 июлендә Төмән шәһәрендә туа. Мәскәү университеты филология факультетының көнчыгыш телләр бүлеген тәмамлый. Аспирантурада укый. Себер татарлары теле буенча кандидатлык диссертациясе яклый. Казан дәүләт университетына укытырга кайта. Татар теле кафедрасында ассистент, укытучы, доцент, 25 ел дәвамында мөдире вазыйфаларын башкара. 1971 – 1980 елларда тарих-филология факультетының деканы була. 1992 елда Татарстан Фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы итеп сайлана. Фәнни хезмәтләре өчен 1971 елда Ленин ордены белән бүләкләнә. Татарстанның һәм Россиянең атказанган фән эшлеклесе дигән исемнәргә лаек була. Ул - Фән һәм техника өлкәсендәге Татарстанның дәүләт премиясе лауреаты.
Диләрә Гариф кызы Тумашева 2006 елның 22 июнендә вафат була.
Фото: tatar-congress.org, syuyumbike.ru