Дәрдемәнд: «Элек кәсеп итеп акча табыйм, шуннан соң үз күңелемдәгесен сөйләрмен, язармын»

Дәрдемәнд: «Элек кәсеп итеп акча табыйм, шуннан соң үз күңелемдәгесен сөйләрмен, язармын»

Закир Рәмиев (Дәрдемәнд) – тирән мәгънәле, фәлсәфи, искиткеч нәзакәтле шигырьләр авторы. Күпсанлы алтын приискалары хуҗасы буларак һәм иҗтимагый-сәяси эшчәнлеге белән дә ул күпләргә таныш. Абыйсы Шакир да милләтпәрвәр шәхес, тирән гыйлемле фикер иясе, матбагачы-нәшир, тәҗрибәле эшкуар, уйлап табучы булган. Рәмиевләр Урал якларында алтын чыгарганнар. Әтиләре Мөхәммәтсадыйк гомере чигендә улларына ике дистәләп алтын шахталарын мирас итеп калдыра. Уллары ул санны икеләтә арттыра. Совет власте аларның кырыктан  артык алтын чыганагын национальләштерә.

Дәрдемәнд – шагыйрьнең  тәхәллүсе, ягъни псевдонимы. Ул кайгылы, моңлы дигән мәгънәне аңлата. Һәм ул чын мәгънәсендә моңсу шагыйрь булган. Авылда мәдрәсәне тәмамлагач, үзлегеннән рус телен бик яхшы үзләштергәч, ул ике ел Төркиядә яшәп ала. Анда да үзлектән төрек теле һәм әдәбиятын өйрәнә. Шагыйрьләр, әдипләр белән аралаша. Россиягә кайтып тәрҗемә эшләре белән шөгыльләнә. Бу хакта ул болай ди: «Истанбулдан кайткач, үтә-бирү нәрсәләр язгаладым, шигырь кебек нәрсәләр сызгаладым, боларны бастыру дәрте кузгалды. Бастырып булмый. Үземдә акча юк. Ярлылык, мохтаҗлык белән бер нәрсә дә эшләп булмаячагына ышандым, үзең теләгәнчә сөйли, язар өчен, төшенчәңне, фикереңне акчага карап үзгәртмәү, акча бәрабәренә сатмау өчен, матди яктан мөстәкыйль булу кирәклегенә канәгать хасил иттем, элек кәсеп итеп акча табыйм, шуннан соң үз күңелемдәген сөйләрмен, язармын, дидем».

Шулай итеп, Рәмиевләр, бигрәк тә Закиры, татар матбугаты ачу эшенә керешә. Башта «Вакыт» газетасын, аннан «Шура» журналын чыгара башлыйлар. Бу матбугат чараларында Фатыйх Кәрими, Риза Фәхретдинов, Борһан Шәриф, Шәриф Камал һ.б. олуг шәхесләребез эшли. Закир Рәмиев  редакция хезмәткәрләренең, баш мөхәррирләренең тормышын бөтәйтү турында да бик нык кайгырта, аларга яхшы хезмәт хаклары түли. Ул вакытта татар дөньясында түгел, хәтта Мәскәү, Петербург шәһәрләрендә чыга торган иң зур, популяр рус газеталарының редакторлары да аена 70-80  сумнан артык акча алмый. Ә «Вакыт» газетасы редакторы Фатыйх Кәрими белән «Шура» журналының редакторы Риза казый аена 130 сум ала. Моны күпләр ул вакытта «министрлар жалованиесе»  дип йөртә торган булганнар. «Шура»ның редакторы Закир Рәмиевнең зур гына бер өендә түләүсез тора, аны яктырту, җылыту чыгымнары Рәмиев өстендә була. «Вакыт» газетасының чыга башлавына өч ел тулу уңае белән үткәрелгән җыелышта ул болай ди: «Үткән елларда «Вакыт» һәм «Шура» һәр елны ун мең сумга якын зарар күреп килделәр. Бу зарар укучыларның, алдыручыларның аз булуыннан килгән хәл түгел. Безнең укучылар, шактый зур табыш күргән башка газеталарныкына караганда, ике өлеш диярлек күп. Бу зарар безнең газета белән журналны эчтәлеге ягыннан да, техникасы ягыннан да матур иттереп чыгару өчен акчаны кызганмавыбыздан килә. Моннан соң без бу юлда ел саен 15 мең сумга чаклы зарар күрергә дә әзербез». Авторларга гонарарны да яхшы түлиләр. Мәсәлән, ул Тукай шигырьләренә юлына 50 тиенгә чаклы гонорар  һәм 40 сум хезмәт хакы бирү шарты белән, аны үзләренә эшкә чакыра.(Бу чагында бер генә җирдә дә шигырьнең юлына 3 тиеннән артык гонарар түләнмәгән). Тукай ни өчен бармаган соң? «Мин Казанны ташлап китә алмыйм» -  дигән. Ә чынлыкта Закир Рәмиев белән алар чәкәләшеп алалар. Тукай: «Тарта Казанның яшьләрен Рәмиевләр алтыны» дип язган була. «Алар шуның белән башкалар алдында да «алтын кайда – чынлык шунда!» дигәнне исбат итәргә телиләр, янәсе: «Алтынга каршы шигырьләр язып, үзен мәсләгендә ныклы итеп күрсәткән Тукай да бездән уза алмады, алтын артыннан килде!» дияргә уйлыйлар иде» - ди үзсүзле Тукай.

"Шура" журналы һәм "Вакыт" газетасы идарәсе. Утыралар (сулдан): Габдрахман Фәхреддин (Риза Фәхреддиннең улы), Фатих Кәрими, Риза Фәхреддин, Закир Рәмиев (Дәрдемәнд), Борһан Шәрәф; басып торалар:Рәкыйп Рәкыйби, Госман Нури Акчакраклы, Ярулла Вәли. Оренбург, 1909 ел.

Дәрдемәнд иҗтимагый актив кеше була. Ул I Дәүләт Думасына Оренбург губернасыннан депутат итеп сайлана, Оренбург шәһәр идарәсе әгъзасы була, мөселман җәмгыяте хәйрияләре, ярлыларга ярдәм, ятимнәрне тәрбияләү комитетларында йә рәис, яисә әгъза булып тора, аларга даими рәвештә матди ярдәм күрсәтә, үз исәбенә чит илләрдә берничә  студент укытә, татар мәктәп һәм мәдрәсәләре өчен күпләп дәреслекләр алып бирә. Шагыйрь Гражданнар сугышы беткәч тә газета һәм журнал нәшер итүне яңарту хыялы белән яши. Үлем түшәгендә яткан чагында хәлен белергә килгән Ризи Фәхретдиновка ул үзенең шушы ниятен әйтә һәм әдипнең журналга янә мөхәррирлек итәргә ризалыгын сорый. Тик аңа бу хыялын тормышка ашырырга насыйп булмый – Оренбургтан кайтканда, поездда салкын тидереп, Орск шәһәрендә вафат була.

Белешмә:

Дәрдемәнд, Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев 1859 елның 23 ноябрендә Оренбург губернасы, Эстәрлетамак өязе,  Җиргән авылында туа. Муллакай авылындагы мәдрәсәдә укый. 1880-1881 елларда Истанбулда яши, төрек телен, әдәбиятын өйрәнә. 1890-1900 елларда бертуган Шакир һәм Закир Рәмиевләргә аталарыннан алтын ятмалары кала. 1917 елга кадәр алар 5 мең тонна алтын чыгаралар. Приискаларда 850 кеше эшли. Алынган табышка алар китаплар чыгаралар, мәктәпләр тоталар, мәчетләр төзиләр. 1905 елдан Закир Рәмиев гаиләсе белән  Оренбургка күчеп килә. 1906 елда «Вакыт», 1908 елда «Шура» журналын  чыгара башлыйлар. Бу ике басма да 1918 елда ябыла. Революциядән соң типографиясен, алтын приискаларын дәүләткә тапшыра. Закир Рәмиевнең шәхси китапханәсен әрәм итеп, яндырып бетерәләр. 1921 елгы ачлык вакытында халыкка ярдәм итү эшен оештыруга керешә, ләкин авырып китә һәм шул елның 9 октябрендә вафат була.

Фото: tnc-mo.rutatarhistory.ru