Драматург Мирхәйдәр Фәйзи: «Һәркемгә дә үзе турында язылган кайгынамәне укырга туры килми»
Атаклы татар драматургы Мирхәйдәр Фәйзине 1922 елда ук «җирлиләр». Матбугатта аның вафаты уңаеннан кайгынамә урнаштыралар, аның татар мәдәниятен үстерүгә керткән саллы хезмәтләре турында язалар. Бу ялгыш хәбәр була. Мирхәйдәр Фәйзи моны юмор буларак кабул итә һәм җавап мәкаләсе яза. Анда ул: « Хәзер инде мин чынлап та бу дөньядан киткәч, минем хакта матбугатта ниләр язасын белдем», - ди. Үзенең көндәлегенә дә: «Һәркемгә дә үзе турында язылган кайгынамәне укырга туры килми», - дип язып куя.
Мирхәйдәр Фәйзи шактый хәлле гаиләдә унберенче, төпчек бала булып дөньяга килә. Шуңа ул бик кадерле бала була. Мирхәйдәр төпле белем ала, рус телендә драма әсәрләрен күп укый, думбрада, гармунда уйный, матур җырлый. Гаиләдә кичләрен концертлар оештыралар. Оренбургтагы «Хөсәения» мәдрәсәсендә озак укый алмый: йөрәге авырту сәбәпле, ташларга туры килә. Абыйсының хатыны өендә балалар өчен спектакльләр куя торган булганнар. Мирхәйдәр анда бик теләп йөри һәм үзе дә катнаша. «Театр җене» аңа беренче тапкыр шунда кагыла, һәм ул 14 яшендә үзенең «Татар туе» дигән беренче өйрәнчек пьесасын яза. Аны Оренбургта да, Орскида да куялар. Орскида чакта ул драма түгәрәгенә йөри. Хатын-кызлар сәхнәгә чыгарга курыккач, ул сәхнәдә кызлар ролен башкара.
Мирхәйдәрне әтисе счетовод итеп күрергә тели. Чөнки абыйлары да күренекле эшләрдә эшлиләр. Әмма Мирхәйдәргә бу эш ошамый. Мулла да буласы килми. Язучылыкка әвәслеген һәм теләген күреп, әтисе аңа үзенең фатихасын бирә. Ә бу һөнәр иясе тормышның башка якларын да күрергә тиеш дип, ул аны сәяхәткә чыгарып җибәрә. Мирхәйдәрнең иң нык күрәсе килгән урыны Казан һәм анда яшәүче мәшһүр шагыйрь Тукай була. Ул анда пароход белән дә, поезд белән дә, атта да, җәяү дә бара. Тукайны туры китерә алмый. Әмма Казан аңа шулкадәр ошый, ул хәтта кайчан да булса шушында яшәячәкмен дип, үз-үзенә сүз бирә.
Мирхәйдәр Фәйзи Балтач районы Шыда авылында абыйсының дустында озак кына кунак була. Монда ул яшьләр белән аралаша, су буенда узган уеннарда катнаша. Шунда ул үзенең данлыклы «Галиябану» музыкаль драмасын яза. Әсәрнең беренче исеме «Сәгадәтбану» була. Ләкин режиссер исемен үзгәртергә куша, чөнки «сәгадәт» сүзе «бәхет» дигәнне аңлата. Ә әсәрнең финалы бәхетсез тәмамлана. Автор үзенең әсәрләренә музыканы да үзе яза. Дөрес ул нота белми, музыкаль белемгә дә ия булмый. Әмма сиземләү сәләте көчле була. «Галиябану» көен дә, «Асылъяр»дагы җырларны да Мирхәйдәр Фәйзи үзе таба һәм эшкәрткән җыр-музыкадан гыйбарәт. «Галиябану» спектакле беренче тапкыр 1917 елда Орскида уйнала һәм шуннан соң беркайчан да сәхнәдән төшми. Аны куймаган берәр авыл калдымы икән? Юктыр, мөгаен.
Мирхәйдәр Фәйзинең үз гаиләсе булмый. Аның үз Галиябануы – сөйгәне Гөлчәһрә Борнаева 18 яшендә үлә. Ул аңа атап, шигырьләр дә яза. Шуннан соң ул үзенең насыйп ярын таба алмый да, эзләми дә. Үзенең бар гомерен туганнарына ярдәм итүгә һәм газиз халкына багышлый. Аның бер туганы – композитор Җәүдәт Фәйзи, икенчесе Башкортстанның халык артисты Рифкать Фәйзуллин. Алар икесе дә сәнгать юлын сайлауда абыйлары Мирхәйдәрнең роле зур булуын билгеләп үтәләр. Ә халыкка Мирхәйдәр Фәйзи аң-белем тарата. Ул авылдан-авылга йөреп китапханәләр, драма түгәрәкләре ача. Бервакыт ул Мәскәүдә бер көндә дүрт мең сумлык китап сатып ала һәм аларны китапханәгә җибәрә. Ә драма түгәрәге оештырып, халыкны «бозганы» өчен, ул һәм башка үзешчән артистлар чак кына үлми калалар. Аларны сарайга биклиләр һәм атарга җыеналар. Кызыл Армия солдатлары килеп чыгып кына коткаралар.
Мирхәйдәр Фәйзи, туберкулез белән чирләп, 37 яшендә якты дөнья белән хушлаша. Соңгы өч елын ул Казанда үткәрә, балалар китапханәсе белән идарә итә. Докторлар аңа туган якларына кайтырга һәм кымыз эчәргә киңәш итә. «Мин Казанны калдырам, әмма йөрәгем шушында кала», - ди ул Казаннан киткәндә.
Белешмә:
Мирхәйдәр Мостафа улы Фәйзуллин 1891 елның 19 октябрендә Оренбург губернасы Орск өязе Күкшел утарында туа. Соңыннан аларның гаиләсе Орск шәһәренә күченеп килә. Биредә Мирхәйдәр мәдрәсәдә укый. 1905 елда Оренбургтагы данлыклы «Хөсәения» мәдрәсәсендә белем ала. Күп укый. Ике шигырьләр китабы бастыра. Мирхәйдәр Фәйзигә дан китергән әсәре «Галиябану» була. Ул үзенең кыска гына гомерендә 16 сәхнә әсәре яза, 7 пьеса тәрҗемә итә, халык җырлары җыентыгы төзи, 200 дән артык шигырь, дистәләгән хикәя яза, 70 көндәлек дәфтәре калдыра. 1919-1925 елларда авылларда китапханәләр, драма түгәрәкләре оештыру белән шөгыльләнә. «Асылъяр», «Ак калфак», «Адашкан күңел» драмаларын яза.
Кече яшьтән үк йөрәк авыруы, соңрак башланган үпкә туберкулезы язучының сәламәтлеген тәмам какшата. Мирхәйдәр Фәйзи 1928 елның 9 июлендә Башкортостанның Баймак шәһәрендә вафат була һәм шунда җирләнә. Казанда, Баймакта аның исемендәге урамнар бар. Оренбург дәүләт татар драма театры аның исемен йөртә. Балтач районында музее эшли.