Бакый Урманче. Коръән сәнгатьне тыйганмы, юкмы дигән сорауга җавапны озак эзләгән һәм... тапкан

Бакый Урманче. Коръән сәнгатьне тыйганмы, юкмы дигән сорауга җавапны озак эзләгән һәм... тапкан

Бакый Урманче – татар сынлы сәнгатенә нигез салучы һәм үзе исән вакытта ук классик буларак танылган рәссам. Олуг галим һәм язучыбыз Нәкый Исәнбәт Урманче иҗатына гаять зур бәя биреп болай дигән: «Яңа татар поэзиясендә һәм татар музыкасында нигез салучылар кемнәр?» - дип сораганда: «Беренчесе – Тукай, икенчесе – Сәйдәш», - дип җавап бирсәк, «Татар сурәтчелек сәнгатенең нигез салучысы кем?» - дигәндә: «Бакый ага Урманче!» - дип, бүген хаклы рәвештә әйтә алабыз». Боларга өстәп, Урманче рухи һәм гамәли эшчәнлеге белән шагыйрь, публицист, музыкант, җырчы, каллиграф, текстолог, тәрҗемәче, педагог та булган.

Татар халкы сын-сурәт ясарга бик соң керешкән. Моның төп сәбәбе – динебез кушмаган. Бакый Урманче да бу хакта нык уйланган: «Коръән Кәрим сәнгатьне тыйганмы-юкмы? дигән сорауга җавап эзләп, мин Кәлям Шәрифне махсус ике мәртәбә укып чыктым. Әмма бушка вакыт уздырганмын, чөнки моңа җавапны Риза хәзрәт Фәхретдин җәнаплары күптән тапкан инде. «Юк, тыймаган, тыйса, шундый гүзәл мәчет архитектурасы, шундый матур аһәңле мәкам музыкасы ничек туар иде?» дигән фикерен дә язган. Гомер буена чукындырудан куркып яшәгән халыкның сурәт, сын артында икона торуыннан шөбһәләнүе әле дә кара сакал булып, артыннан калмый бит».

«Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укыган, гарәп телен мөкәммәл дәрәҗәдә белгән Бакый Урманчены 1974 елда хәтта Петербург мәчетенә имамлыкка чакыралар. Рухани нәселеннән булуын, Коръәни Кәримне көчле баритональ теноры белән Вәли Кари гүзәл мәкамендә укуын, җомгада – Коръән, шимбәдә – Тәүрат, якшәмбедә төрекчә Инҗилне укып ләззәтләнүен белгәнгә күрә чакырганнардыр инде аны. Урманче шул шәһәрдә яшәп алган кеше буларак, андагы мәчетне бик ярата. Яңгыратып Коръән уку, Европадагы мөнбәрдән вәгазь сөйләү кызыктырмый калмагандыр рәссамны. Әмма хис-тойгы, уй-фикерләрен агач, таш, металл сәнгатендә мәңгеләштерү теләге өстенлек ала, ул үзенең яраткан эшен дәвам итә, динне үзенең шәмаилләрендә чагылдыра. Дингә, гарәп язуына кагылышлы янә бер хатирә. Бервакыт Урманче Башкортостанда рәсем ясап утыра икән. Эңгер-меңгер булу сәбәпле, төсләр дөрес хәтердә калсын өчен, ул аларны тиз-тиз гарәп хәрефләре белән кәгазь читенә язып куя. Шулвакыт куркынган тавыш белән арттан берәү пышылдый икән: «Абый, ярамый бит алай язарга!» Ул вакытта «алай язу» тыелуга әле җиде генә ел үткән була. Заманында Казан  университеты ректоры Н.Лобачевский хаттат  Али Мәхмүдовка гарәп каллиграфиясе курсын укытуны тапшырганы кебек, узган гасырның 70 нче елларында шул ук университет профессоры Хатип Госман, рәссам Урманченың репрессия шлейфына күз йомдырып (законлы реабилитацияне ул вафатына 2 ай кала – 1990 елның 6 июнендә генә ала), татар бүлеге студентларына гарәп матур язу стильләрен өйрәтү курсы ачуга ирешә. Шаяртып «Мәдрәсәи-Урманчия» дип йөртелгән бу курсны тәмамлаучыларның күбесе үзләре дә зур галимнәр, шәмаилчеләр булып китә.

Алфавит алыштыру конференцияләрендә докладлар ясавы, «Хәреф реформалары» хакында мәкаләләр язуы, уңнан сулга укуның күз физологиясе өчен, баш хәреф белән язуның китап басу икътисады өчен, матур язу сәнгатен саклауның татар мәдәнияте өчен һәм, гомумән, гарәп графикасының  татар культурасы өчен әһәмиятен кайгыртып язылган мәшһүр «82нең  хаты» рәссамны 1929 елның 13 августында Ак диңгездәге Соловки лагерена озата. Ләкин җандай яраткан халкының газиз «Казан сөлгесе», «Ончы Фәхри», «Ашказар» һ.б. көйләре ГУЛАГ стеналары аша да яңгырый. Азамат ирләр Һади Атласи, Мирсәет Солтангалиев, Сәгыйть Сүнчәләй һ.б. алдынгы карашлы төрле милләт вәкилләре белән репрессия ачыларын татыганнан соң, туган илгә кайту бәхете насыйп була аңа. Аны бу тәмугтан коткаруда хөкүмәт әһелләре, мәртәбәле затлар – Салих Батыев, Нәҗип Җиһанов, Ширияздан Сарымсаковларның йогынтысы зур  була. Урманче аларга гомере буе рәхмәтле була, догадан калдырмый.

Белешмә:

Бакый Идрис улы Урманче 1897 елның 22 февралендә Буа районының Күл Черкене авылында туа. !907 – 1914 елларда «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә укый. Урал һәм Донбасста эшли, Тамбов өлкәсендә укыта. 1916-1917 елларда армиядә хезмәт итә. Глазов һәм Тәтештә Наркомпрос инструкторы булып эшли, клублар, мәктәпләр һәм бәйрәм демонстрацияләрен бизәү өчен лозунг һәм нәфис паннолар ясый. Казан Сәнгать мәктәбенә укырга керә. 1920 елда ВХУТЕМАСка укырга кереп, аны 1926 елда тәмамлый. 1926 -1941 елларда Казанда, Мәскәүдә, Донбасста, Башкортостанда эшли. Бу чорда күбрәк көнкүреш һәм портрет жанрында  иҗат итә. 1929 елда репрессияләнә һәм Соловки утраулары лагерына сөрелә. 1933 елда азат ителә. 1934-1941 елларда Мәскәүдә яши, 1941-1949 елларда Алма-Ата һәм Симәй шәһәрләрендә административ сөргенлектә булып, Казахстанның тарихына, сәнгать әһелләренә багышланган әсәрләр иҗат итә. 1949-1958 елларда Үзбәкстанда яши, шул төбәк табигатен әсәрләрендә чагылдыра. Ташкентта театр-сәнгать институтында укыта. 1958 елдан Казанда яши. Кырлай авылында Тукайга мемориаль архитектура комплексын эшли. Дәрдмәнд, Кол Гали, Шиһабетдин Мәрҗәни, Каюм Насыйри, Фатыйх Әмирхан, Муса Җәлил һ.б.  татар мәдәнияте эшлеклеләренең скульптура портретлары галереясын калдыра.

Бакый Урманче - Татарстанның һәм Россиянең халык рәссамы, Татарстанның  Г.Тукай исемендәге Дәүләт  премиясе иясе.

Бакый Урманче 1990 елның 6 августында  вафат була. Ул Яңа бистә зиратында күмелгән. Казанда һәм туган авылында  музее эшли. Казанда, Чаллыда, Түбән Камада, Яшел Үзәндә, Алабугада, Буада урамнарга аның исеме бирелгән. ТР Рәссамнар берлеге каршында  аңа һәйкәл куелган. Урманче исемендәге премия булдырылган.

Фото: izo-museum.ruurmanche.ru