Әзербайҗан яшьләре делегациясе Татарстан халыклары Дуслыгы йортында кунак булды

Очрашуда Халыклар дуслыгы йорты директоры урынбасары Анастасия Исаева һәм Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясе рәисе Тимур Кадыйров катнашты.

Делегация вәкилләре экскурсия барышында учреждение эше белән танышты, шулай ук «Дуслык музее»нда булды.

Аннары очрашу «түгәрәк өстәл» форматында узды, анда милли-мәдәни автономияләр эше, Татарстан Республикасында милли сәясәтне гамәлгә ашыру, шулай ук Мәскәү белән Татарстан Республикасы арасында яшьләр оешмалары хезмәттәшлеген үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
345
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: