Якут егете татар теленә гашыйк

Телне азрак өйрәнгәч, Казанга килергә җөрьәт итә, татар дуслары да күп була.

Якут егете Петр Пахомов, интернетта актарынып утырганда,  очраклы гына Салават Фәтхетдинов башкаруында “Мин яратам сине, Татарстан” җырын ишетә. Шуннан бар да башлана инде. Ул аның күңелдә милләтпәрвәрлек уята торган җыр икәнен аңлый, тик  сүзләрен аңлап бетерми. Әмма алардан ниндидер ярату, җылылык бөркелгәнен күңеле белән сизә.  Ул шунда ук  татар теленә гашыйк була. Аны өйрәнергә теләк туа. 

Петя үзе Саха республикасының Вилюй районы, Усум авылында  туып үсә. Гаиләдәге сигез баланың  җиденчесе. Троицк шәһәрендә  медучилищеда укыганнан соң, 5 ел фельдшер булып эшли дә Хабаровскига укуын дәвам итәргә китә. Интернатураны – Якутскида, ординатураны Чиләбе шәһәрендә үтә. Хәзер исә Нефтеюганск шһәреннән ерак түгел Пойковский бистәсендәге хастаханәдә  анестезиолог булып эшли.

Эштә дә  татар кызлары күп, алар үзара туган телләрендә сөйләшәләр. Янәшәдә булгач, сүзләренә колак салгаларга да туры килә. Петр да алардан кайбер сүзләрне сораштыра башлый.  Шунда ул татар теле белән якут телендә охшаш сүзләрнең күплеген күреп бик тә гаҗәпләнә.  Мәсәлән, “күл” – “күэл”, “көл” – “күл”, “монда кил” – “мана кел”...

Телне өйрәнә башлагач, сораулар  шулкадәр күп була, гел-гел сорарга да уңайсызлана башлый. Шулвакыт Нефтеюганскида яшәүче бер татар дусты Петрга “ВКонтакте”дагы татар теле төркеменә керергә киңәш итә. Анда Киевтан Әнвәр Җиһаншин исемле кеше белән таныша. Ул теләгән кешеләргә “Skype” буенча татар телен өйрәтә икән.  Шулай итеп Петр көн саен диярлек шөгыльләнә башлый.

Телне азрак өйрәнгәч, Казанга килергә җөрьәт итә.  Чөнки аның татар дуслары  инде күп була, ә алар шундый ымсындырып Казан, Сөембикә манарасы, Камал театры турында сөйлиләр.  Минем татар телендә сөйләшкәнемне аңламаслар да инде, дип бик кайгыра да әле. Әмма аңа бер-ике кеше генә татарча җавап бирә, калганнары шундук рус теленә күчә. Моңа кайгырырга да (димәк, мин сөйләшкәнне аңламыйлар), шатланырга да (урыс телендә сөйләшүе җайлырак бит) белми ул, әмма тел язмышы өчен борчыла.

Ничек кенә булмасын, Петр татар телен өйрәнүне дәвам итү ягында.  Хәзер ул рәхәтләнеп  үзбәк, башкорт, казах телләрендә укый ала, хәтта төрекчәне дә аңлый. Барысына да татар телен белүем ярдәм итте, ди. Бары тик татар кызына өйләнергә дигән теләге дә бар әле аның.

Фәния ӘХМӘТҖАНОВА

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
279
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: