Яңа бәйге игълан ителде

Татарстан Министрлар Кабинеты Россиядә этномәдәни проектны тормышка ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итүгә грантлар бирәчәк.

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Россия Федерациясендә татар  телен саклау, татар милли мәдәниятен үстерү һәм популярлаштыру, бу өлкәдәге башлангычларны хуплау максатыннан, төбәкләрдә (Татарстаннан тыш) этномәдәни проектларны гамәлгә ашыручы иҗтимагый оешмаларга ярдәм итү өчен Татарстан Хөкүмәте грантларын гамәлгә кую турында карар чыгарган. Документны Премьер-министр Алексей Песошин имзалаган.

Карарны үтәү бурычы Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнгән. Проектларның карар кушымтасында билгеләнгән критерийларга туры килүе кирәк. Мәсәлән, иҗтимагый оешмалар чит илләрнең юридик заты булып тормаска тиеш. Шулай ук аларның башка документлар нигезендә Татарстан бюджетыннан акча алмаган булуы шарт.

Документта грант алуда катнашуга гаризалар үрнәге китерелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
359
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: