«Ватаным Татарстан»га «Саха сирэ» газетасы баш мөхәррире килде

"ВТ"га тәҗрибә уртаклашырга Якутиянең “Саха сирэ” газетасы баш мөхәррире Родион Кривогорницын килде.

Аны татар газетасының ничек яшәве, журналистларның материал туплау алымнары һәм башка бик күп мәсьәләләр кызыксындыра. Шуңа күрә ул “Ватаным Татарстан” газетасында бер эш көнен уздырырга карар иткән. Ул редакция коллективы белән танышты, кызыксындырган сорауларын бирде, газета хезмәткәрләре аның сорауларына җавап бирде, Татарстандагы матбугат, тел, яшьләр, дин мәсьәләсенә бәйле фикерләре белән уртаклашты. 

Чыганак: "Ватаным Татарстан"

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
354
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: