Укытучыңа рәхмәт әйт!

Акциядә катнашып, һәрбер укучы үзенең туган ел укытучысы турында сөйләп, аңа рәхмәт сүзләре ирештерергә мөмкин.

Россия халыкларының туган телләрен саклау һәм өйрәнү фонды, Укытучы көненә багышлап, “Туган тел укытучысына рәхмәт” дигән акция башлап җибәрә. Ул 15 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр үткәрелә. Бу хакта Татарстан Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Акция кысаларында һәрбер укучы үзенең туган ел укытучысы турында сөйләп, аңа рәхмәт сүзләре ирештерергә мөмкин.

Үз укытучыгызның таланты белән уртаклашыгыз, туган телне өйрәнүнең әһәмияте турында сөйләгез! Мәктәптә укыганда, туган телне ни дәрәҗәдә яхшырак белә башладыгыз? Милли әдәбиятны өйрәнү аң-белемегезне ни дәрәҗәдә үстерүгә китерде?

“Туган тел укытучысына рәхмәт” акциясендә катнашу өчен түбәндәгеләрнең берсен сайлап алырга кирәк:

— эссе язу;

— үзегезнең туган тел укытучысы турында видеосюжет әзерләү;

— видеоролик төшерү;

— яки укытучыгызның фотосурәтен урнаштырып, аңа карата рәхмәт сүзләре язарга мөмкин.

Укытучыга багышланган видеороликта яки фтосурәттә иҗади элементлар урын алырга мөмкин: үзегезнең туган тел укытучысына багышлап, җырлый, бии яки шигырь сөйли аласыз.

Иҗади хезмәтләрне “Инстаграм”, “ВКонтакте» яки ТikTok социаль челтәрләренә #учительродногоязыка2021 #фондродныеязыки хештеглары белән урнаштырырга кирәк.

Бу акция күп милләтле илебезнең барлык туган телләр укытучылары өчен менә дигән бүләккә әйләнәчәк!

Акция 15 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Анда 1нче сыйныфтан 11нче сыйныфка кадәр — барлык укучылар катнаша ала.

Иң әйбәт хезмәтләр Россия Федерациясе Туган телләрне саклау һәм үстерү фондының һәм Россия Мәгърифәт министрлыгының социаль челтәрләренә урнаштырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
500
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: