«UenFest» Татарстан халыкларының традицион уеннары фестивале 1 июньдә узачак

«UenFest» Татарстан халыкларының традицион уеннары I республика фестивале 1 июньдә узачак.

Фестивальне ачу тантанасы 12:00 сәгатьтә "Казан Кремле" Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә узачак. 

Бәйрәм кунаклары өчен республиканың балалар фольклор коллективлары, “Моңлы тамчы” һәм “UenFest” бәйгесендә катнашучылар чыгыш ясаячак. Шунда ук нәтиҗәләр ясалачак һәм җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Фестиваль кысасында күпсанлы мәйданчыклар эшләячәк.

“UenFest” фестивале - ул балаларны халыклар мәдәнияте ярдәмендә җанлы аралашуга җәлеп итәргә юнәлдерелгән масштаблы проект.

Чараны оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, "Татарстан Республикасы мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәге" учреждениесе.

 

Чыганак һәм фото: https://mincult.tatarstan.ru/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
300
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: