Тверьдә татарлар өчен аралашу клубы оештырдылар

Чараны һәр пәнҗешәмбе үткәрү ниятләнә.

Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе төбәктәге татарлар өчен аралашу клубы оештырды.

«Кичә беренче очрашу булды. Рәхәтләнеп бергәләп җыелып бер сәгать дәвамында татарча аралашып утырдык. Җәй темасына кагыла торган сүзләрнең русчадан татарчага тәрҗемәләрен, дөрес кулланылышын карадык. Бик кызык булды», — диде Тверь өлкәсе татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Марс Ибраһимов «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мондый очрашулар һәр пәнҗешәмбе саен 18 сәгатьтә Радищев бульвары, 11 йорт адресы буенча узачак. Һәр теләгән кешене көтеп калабыз», — диде Марс Ибраһимов.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
369
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: