«Туган киңлекләр» исемле беренче Бөтенроссия пленэры старт алды

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза.

Татарстанда унбер милләттән булган дистәдән артык рәссамны берләштергән «Туган киңлекләр» исемле беренче Бөтенроссия пленэры старт алды.

Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында уза. Рәссамнарның бурычы — республикабызда яшәүче халыкларның мәдәниятен, күптөрлелеген күрсәтү. Рәсем осталары үз эшләрен Аксубай районында башлап җибәреп, Лениногорск районында узган «Балтай» мордва бәйрәмендә дәвам иттеләр. Тагын бер нокта Әгерҗе районы булачак, анда осталар удмуртларның «Гырон быдтон» бәйрәмендә катнашачак.

Пленэр нәтиҗәләре буенча күргәзмә оештырылачак. Анда төрле милләт рәссамнары күзлегеннән Татарстан халыклары һәм мәдәниятләренең төрлелеген чагылдырган эшләр тәкъдим ителәчәк. Алар арасында — татарлар, руслар, чувашлар, башкортлар, марилар, удмуртлар, белоруслар, кыргызлар, үзбәкләр, әрмәннәр һәм украиннар.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
390
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: