Цифрлаштыру министрлыгы милли телдәге басмаларга ярдәм иткән

2014 елда нибары 29 басмага ярдәм ителде: аларга барлыгы 5,8 миллион сум бирелде. Хәзер бу сан зуррак.

Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы быел Россия халыкларының 19 милли телендә чыгып килүче 162 басмага ярдәм иткән. Узган елдагыга караганда 34кә күбрәк сан бу. Министрлыкның Вакытлы басмага һәм китап индустриясенә дәүләт ярдәме департаменты директоры урынбасары Светлана Дзюбинская «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумы кысасында шул хакта белдергән.

«Милли телләрдә халык иҗаты персонажлары белән искитмәле мультфильмнар үрнәкләрен, бик шәп комикслар күрәбез. Халык риваятьләре буенча әйбәт кенә проектлар бар. Без массакүләм мәгълүмат чараларына ярдәм итеп киләбез», – дигән Дзюбинская.

Аның әйтүенчә, елдан-ел милли телләрдәге күбрәк басмаларга ярдәм ителә. Массакүләм мәгълүмат чаралары, үз чиратында, басманың эчтәлеген яхшыртуны, аны визуальләштерүне игътибар үзәгенә алырга тиеш. «2014 елда нибары 29 басмага ярдәм ителде: аларга барлыгы 5,8 миллион сум бирелде. Ә 2020 елда инде 128 басма бездән ярдәм күрде», – дип аңлатып үткән ул.

Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык 16 декабрьдә Мәскәүдә онлайн форматта «Россия Федерациясендә тел сәясәте» форумын уздырган. Чара Россия халыкларының телгә хокукларын тәэмин итү, аралашу ярдәмендә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү юлларын сайлау, Россия Федерациясендә күптеллелекне саклау һәм аңа ярдәм итү өчен яңа технологик чишелешләре эзләү максатыннан үткәрелде, дип хәбәр итә ТАСС.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
619
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: