"Театр сезоннары" 2 меңнән артык тамашачы җыйды

Спектакльләр бушка куелды.

Татарстан Республикасында Президент Рөстәм Миңнеханов тарафыннан 2021 елда игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында  «Театр сезоннары» төбәкара фестивале узды, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йорты.

Проектны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык йорты оештырды.

«Театр сезоннары» төбәкара фестивале кысаларында, Татарстан халкына бүләк итеп, Идел буе федераль округы төбәкләренең милли театрлары Идел буе халыклары тупланып яшәгән районнарда бушлай спектакльләр күрсәттеләр.

2021 елның сентябреннән декабренә кадәр Мордва дәүләт драма театры, К.В. Иванов исемендәге Чуваш академия драма театры, М. Шкетан исемендәге Мари милли драма театры, А.Мөбәрәков исемендәге Сибай дәүләт башкорт драма театры һәм Удмуртия Республикасы Дәүләт милли театры Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендә 13 спектакль тәкъдим итте.

Татарстан Республикасында санитар-эпидемиологик шартларны исәпкә алып һәм залларны 50% ка тутырып, «Театр сезоннары» төбәкара фестивале кысаларында спектакльләрне 2341 кеше тамаша кылды. Спектакльләр бушка куелды.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
667
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: