«Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең эшнең өстенлекле юнәлеше»

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чуашлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар тупланып яши торган кайбер торак пунктлардагы мәктәпләрдә тиешле туган телне сайлауга җитәрлек игътибар бирелми

Татарстанның барлык районнарында да туган телләрне өйрәнү фән буларак алып барылмый.

«Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятләрен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү — безнең эшнең өстенлекле юнәлеше. Туган телләрне өйрәнүгә аерым игътибар бирергә кирәк. Барлык районнарда да бу фән буларак алып барылмый. Кызганыч, бу мәсьәләдә үзгәрешләр таләп ителгән районнар бар», — диде республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, чуашлар, марилар, удмуртлар һәм мордвалар тупланып яши торган кайбер торак пунктлардагы мәктәпләрдә тиешле туган телне сайлауга җитәрлек игътибар бирелми. «Татар ата-аналарының балаларына өйрәтү өчен туган телне дөрес сайламау буенча да җитешсезлекләр бар», — диде Президент.

Чыганак: Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
384
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: