Татарстанда туган тел блогерын сайлаячаклар

Туган телләр елына багышлап, "Яңа гасырның туган тел блогеры" дигән номинация барлыкка килде.

Якын араларда «Татарстан» журналы ел йомгаклары буенча блогерларны бүләкләү кысасында тавыш бирүнең башлануы турында игълан итәчәк. 2020 елда, ТАССРның оештырылуына 100 ел тулу хөрмәтенә, тавыш бирү нигезендә «Гасыр блогерлары» сайланса, 2021 елда «Яңа гасыр блогеры» премиясе өчен тавыш бирү булачак, дип хәбәр итә Татарстан Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге.

«Яңа гасыр блогеры» премиясенә 11 номинациядә 110 кеше дәгъва кыла алачак. Блогерларны «Татарстан» журналы редакциясе билгели. Бирегә аларның иң популярлары һәм талантлылары гына эләгәчәк.

Быел, Туган телләр елына багышлап, «Яңа гасырның туган тел блогеры» дигән яңа номинация кертелгән. Оештыручылар бу номинациягә нинди телләрне кертергә икәнен ачыклау өчен тавыш бирергә тәкъдим итә. Тавыш бирү өчен сылтама - биредә.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
287
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: