Татарстанда республикалар "кул кысыша"

Фестивальнең төп бурычы – мәдәниятләр арасында элемтәләрне ныгыту.

2–4 ноябрь көннәрендә Казанда һәм Чистайда «Республикалар кул кысыша» V төбәкара музыка-шигъри фестивале уза. Бу хакта Татарстан халыкларының дуслык йорты мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

2021 елда фестиваль, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысасында, танылган рус язучысы, җәмәгать эшлеклесе, әдәбият һәм театр тәнкыйтьчесе С.Аксаковның тууына 230 ел тулуга багышлап үткәрелә.

Фестивальдә, бирегә килеп, шулай ук читтән торып, Идел буе төбәге республикаларыннан шагыйрьләр, язучылар, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, әдәбият һәм музыка тәнкыйтьчеләре катнаша.

Фестивальнең төп бурычы – әдәбият һәм музыка сәнгатен популярлаштыру, мәдәниятләр арасында элемтәләрне ныгыту, талантлы яшьләргә ярдәм итү һәм аларны таныту.

Фестиваль программасында «түгәрәк өстәл»ләр, секцияләр, лекторийлар һәм иҗат кичәләре уздыру күздә тотылган. Күренекле рус язучысы С.Аксаковның тууына 230 ел тулуга бәйле рәвештә «Сергей Тимофеевич Аксаков в содружестве муз» дигән темага «түгәрәк өстәл» үткәрү планлаштырылган. «Түгәрәк өстәл» эшендә язучылар, мәгариф, этномәдәни һәм фәнни бергәлекләр вәкилләре катнаша.

Чистайда «Литературная палитра республик Поволжья» дигән темага «түгәрәк өстәл» узачак. Фестивальдә катнашучылар шулай ук биредә Борис Пастернак мемориаль музее эшчәнлеге белән танышачак һәм танылган рус шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салачак.

Фестивальне оештыручылар: Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы,  Татарстан Республикасы Рус милли-мәдәни берләшмәсе, А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәк, Казанның «Диалог» шигъри театры.

Фестиваль чараларын онлайн форматта А.С.Пушкин исемендәге мәдәни үзәкнең «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» челтәрләрендәге аккаунтларына кереп карарга мөмкин.

 

Безнең белешмә: 

«Республикалар кул кысыша» фестивале беренче тапкыр 2016 елда, фестивальнең сәнгать җитәкчесе, Г.Державин исемендәге республика премиясе һәм С.Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреаты, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ольга Левадная башлангычында, Татарстан халыкларының дуслык йортында узды.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
305
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: