Татарстан яһүдиләре Ханука бәйрәмен билгеләп үтте

Шәм кабызылганнан соң яһүдиләр дога кылып, үзләренең телендә Ханука җырын башкарды.

Казанның Бауман урамында яһүдиләр шәмдәлендә (үзләренчә ханукия яки менора дип атала) 8 көн буе бәйрәм шәмнәре янып торды. Шәмдәлгә Ханука бәйрәменең беренче көне – 28 ноябрьдән башлап, һәр кич саен берәр шәм өстәлде. Бу көннәрдә бөтен дөньяда һәр яһүди йортында янды бу шәмнәр. Соңгы – сигезенче шәмне кабызу өчен 5 декабрь кичендә Татарстанның яһүд җәмгыяте әгъзалары башкаланың төп урамына җыелды.

Ханука бәйрәме яһүдиләрнең безнең эрага кадәр 167 елда баш күтәрүләренә бәйле. Ул чагында баш күтәрүчеләр Израильне һәм аның төп храмын греклардан азат иткән. 8 – гади генә сан түгел. Риваятьләргә караганда, яһүдиләр таланган, нәҗесләнгән храмга килеп кергәч, аны чистартмакчы, изгеләштермәкче булган. Ләкин анда алар могҗиза белән сакланып калган май чүлмәген генә тапкан. Яһүдләр  менораны кабызган. Май, алар уйлавынча, күп дигәндә бер көнгә генә җитәргә тиеш булган. Тик лампа сигез көн буе янган. Шушы вакыт эчендә яңа, чистартылган май юнәтелгән. «Ханука шәмнәре уты –  өмет-ышаныч, яктылык символы. Һәркайсыбыз үзендә өмет, ышаныч һәм белем утлары саклап, аларны киләсе буыннарга тапшыру өчен мөмкин булганның барын да эшләргә тиеш. Бу яктылык белән бүлешергә кирәк. Ханука шәмнәре шуның өчен кабызыла һәм әллә кайдан ук күренеп торган урынга куела да инде. Безнең һәркайсыбыз бу көннәрдә үз өендәге менорада шәмнәр кабызса, без һәр көн саен аларны урамда кабыздык. Ә инде Хануканың соңгы кичендә сигезенче шәмне кабызу өчен бергә җыелдык», – ди Татарстан раввины Ицхак Горелик.

Шәм кабызылганнан соң яһүдиләр дога кылып, үзләренең телендә Ханука җырын башкарды. Бәйрәм бүләкләр, камыр ризыклары өләшү белән төгәлләнде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
309
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: