Татарстан Президенты Самара өлкәсе губернаторының мактау билгесе белән бүләкләнде

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самара өлкәсе губернаторының «Халыклар дуслыгын ныгытуга керткән өлеше өчен» мактау билгесе белән бүләкләнде. Бу хакта карарны Самара өлкәсе губернаторы Дмитрий Азаров имзалады.

«Россия фәненең бердәмлеген ныгытуга, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне камилләштерүгә, халыклар арасында тынычлыкны, дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга юнәлдерелгән нәтиҗәле эшчәнлеге өчен», - диелә губеранторның карарында.

Документ нигезендә Самара өлкәсе идарә эшләре департаментына һәм Самара хөкүмәтенә Рөстәм Миңнехановка 35 мең сум күләмдә акча түләү йөкләнгән. 

Фотода: Рөстәм Миңнеханов һәм Дмитрий Азаров X Бөтенроссия авыл Сабан туенда, 2019 ел.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
308
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: