Татарстан Милли китапханәсендә француз киносы фестивале узачак

Популяр фильмнарны бушлай карарга мөмкин булачак.

Татарстанның Милли китапханәсендә француз киносы фестивале узачак. 18-нче декабрьдән 20-нче декабрьгә кадәр Казан халкы бушлай кино карый алачак.

Шулай итеп, 18-нче декабрьдә «Настоящий парень» комедия драмасын күрсәтү булачак, сеанс 17:00 сәгатьтә башлана. 19-нчы декабрь көнне 17:00 сәгатьтә «Дамьен хочет изменить мир» комедиясен карарга мөмкин, ә 20-нче декабрь көнне 19:00 сәгатьтә – «Человек из Рио» авантюр комедиясен карарга була.

Фестиваль француз телен һәм мәдәниятен өйрәнү үзәгенең 15 еллыгына багышланган. Килү өчен алдан теркәлү таләп ителә, дип хәбәр ителә ТР Милли китапханәсенең Instagram битендә.

Чыганак: Казан мэриясе сайты 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
580
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: