Татарстан кызы Бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән

Экспедициянең II сезонына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә проектны оештыручылар, партнерлар һәм лекторлар катнашкан.

“Минем илем – минем Россиям” II Бөтенроссия онлайн-экспедициясенә йомгак ясалган. Агарту характерындагы экспедицияне “Россия – мөмкинлекләр иле” Президент платформасы проектларыннан берсе – “Минем илем – минем Россиям”  бәйгесендә катнашучылар ассоциациясе тәкъдим иткән.

Проект Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык ярдәмендә тормышка ашырылган. Проектта җиңүчеләр исәбенә Татарстан кызы Надежда Шандренкова кергән.

Надежда Шандренкова – “Минем илем – Минем Россиям” I  Бөтенроссия онлайн-экспедициясе лекторы,  Түбән Кама районы 37 нче күп профильле лицее директорының укыту эше буенча урынбасары, рус теле һәм әдәбияты укытучысы. Ул үзенең укучылары белән “Кама яры буендагы шәһәргә рәхим итегез!” дигән темага лекция үткәргән.

“Безнең лекция, Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланып, 2020 елда Бөтенроссия онлайн-экспедициясендә җиңгән “Минем Татарстаным” авторлык проектының бер өлешенә әйләнде. Без укучыларны социаль әһәмиятле проектларга җәлеп итеп, үсеп килүче буында этномәдәниятне, туган телне, милли традицияләрне үстерү һәм саклауга ярдәм итәргә, аларда Татарстанның һәм Россиянең күп милләтле мәдәни мирасына карата ихтирам хисен тәрбияләргә тырышабыз”, – ди Надежда Шандренкова.

Проектның беренче сезоны узган елда Россия төбәкләренең мәдәнияте, традицияләре, милли һәм тарихи үзенчәлекләре турында ачык онлайн-дәресләр рәвешендә уздырылган. Аларны илнең 81 субъектыннан конкурс нигезендә сайлап алынган  лекторлар үткәргән.

Яңа сезонда агарту һәм этномәдәни туризм экспедициясенең төп темасына әйләнгән. Россиядә этнотуризм объектлары һәм маршрутлары турында үзләренең онлайн-лекцияләрен педагог-новаторлар, туризм, дәүләт милли сәясәте өлкәсендәге белгечләр, шулай ук Бөтенроссия лекцияләр материалларының смотр-конкурсы нигезендә сайлап алынган коммерциясез сектор вәкилләре тәкъдим иткән. Онлайн-дәресләр “Минем илем – минем Россиям” Бөтенроссия бәйгесенең ВКонтакте социаль челтәрендәге төркеме аккаунты аша күрсәтелгән.

Экспедициянең II сезонына йомгак ясауга багышланган матбугат конференциясендә проектны оештыручылар, партнерлар һәм лекторлар катнашкан. Алар Россиядә эчке туризмны үстерү буенча фикер алышкан, шулай ук интерактив сәяхәттә катнашу тәҗрибәсен уртаклашкан.

II сезонда экспедиция кысаларында Россиянең барлык федераль округларының этномәдәни объектлары һәм маршрутлары турында 60 лекция үткәрелгән.

“Минем илем – минем  Россиям” Бөтенроссия бәйгесе җитәкчесе, педагогия фәннәре докторы, Россия мәгариф академиясе әгъза-мөхбире, Россия дәүләт гуманитар университеты проректоры Лариса Пастухова:

“Агарту экспедициясен инде 2019 елда “Минем илем – минем Россиям” Бөтенроссия бәйгесендә катнашучылар тәкъдим итте. Шулай итеп, без проектны башка – онлайн форматта тормышка ашыруга ирештек. Экспедиция ике ел эчендә үз традицияләренә һәм Россиядән, чит илләрдән үз тыңлаучыларына ия булды: быел бер миллионнан артыграк кеше аның тамашачыларына әйләнде. Узган елдагыга караганда биш тапкыр күбрәк сан бу. Бәйге 2023 елда үзенең 20 еллыгын билгеләп үтәчәк. Экспертлар, партнерлар һәм әлбәттә, бәйгедә катнашучылар белән юбилей чараларын үткәрүгә әзерлек эшләрен башлап җибәрдек тә инде. Без чын мәгънәсендә зур агарту сәфәрен оештыруны күздә тотабыз. Аның кысаларында бәйге командасы, илнең төрле почмакларыннан иң яхшы педагогик тәҗрибәләрне җыю өчен, педагог-новаторлар янына юл тотачак. Бүген без теләгендә булган барча кешене булачак экспедиция маршрутын эшләргә чакырабыз”.

Чыганак: Халыклар дуслыгы йорты 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
467
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: