Татарстан Хөкүмәте Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы чаралары өчен 58,5 млн сум сарыф итәчәк

77 чара үткәрү күздә тотыла.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында 77 чара үткәрергә планлаштырыла. Шулар өчен 58,5 млн сум акча тотылачак. Бу хакта Татарстан Республикасында милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча ведомствоара эш төркеме утырышында Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин сөйләде.

2021 елда 16 чара үтте, Дәүләт программасы буенча инде 11,1 млн сум үзләштерелгән (ягъни гомуми финанслау күләменең 19%ы). Федераль бюджеттан 2 млн сум һәм Татарстан бюджетыннан 9,1 млн сум бүлеп бирелгән.

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
333
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: