Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның Семык бәйрәме уңаеннан мари халкына котлавы

«Ул зарыгып көтелгән җәйнең җитүен, тормышның тантана итүен һәм ата-бабаларга хөрмәт белән карауны гәүдәләндерә», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

Кадерле дуслар!

Республика Дәүләт Советы, Татарстан Халыклар ассамблеясы советы һәм шәхсән үз исемемнән сезне мари халкының милли Семык бәйрәме белән эчкерсез котлыйм!

Гомер-гомергә җуелмыйча килгән бу бәйрәм әле бүген дә мари халкының мәдәни тормышында иң зур, иң яраткан, иң күркәм вакыйгаларның берсе булып тора. Ул зарыгып көтелгән җәйнең җитүен, тормышның тантана итүен һәм ата-бабаларга хөрмәт белән карауны гәүдәләндерә.

Семык, борынгы традицияләр һәм бүгенге чынбарлык белән бик матур үрелеп, миллилекнесаклап калган. Бәйрәм буыннарның бердәмлеге һәм дәвамчанлыгы, мариларның тарихи һәм рухи тамырларына тугрылыгы билгесе булып тора. Ул халык хәтеренең мәңге саекмас чыганагы буларак, кешеләрнең үзара тагын да якынаюына китерә, тугандашлык, дуслык һәм күршелек элемтәләрен ныгыта.

Мари милли-мәдәни җәмгыяте көче белән, Татарстан Халыклар ассамблеясы, Мәдәният министрлыгы, муниципаль хакимиятләр ярдәмендә бу гүзәл бәйрәмнең 31 нче тапкыр үткәрелүе инде. Ул һәр ел саен, Татарстан, Мари Иле һәм Россия төбәкләре шәһәр-районнарыннан кунакларны күбрәк җәлеп итеп, яңа бизәкләр белән байый.

Республикада, гадәттәгечә, дәүләт милли сәясәтен камилләштерүгә, төрле халыклар һәм төрле диннәр вәкилләре  арасында дуслык-татулык, үзара аңлашуны ныгытуга зур игътибар бирелә. Без, уртак йортыбыз – Татарстанның нигезе нык һәм һәркайсыбызга уңайлы булсын өчен, бөтен тарихыбыз дәвамында тел һәм мәдәниятне, тугандашлыкны сакларга тырышабыз.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында борынгы җиребездә гомер итүче барлык халыклар алдында зур ихтирам белән тагын бер кат баш иясе, традицияләре, гореф-гадәтләре, теле һәм рухи мирасы белән күпмилләтле республикабызның бик күптөрле мәдәниятен баетуга, иминлеген һәм муллыгын үстерүгә зур өлеш кертеп килүче һәр этносныңкабатланмас кыйммәтләрен искә төшерәсе килә.

Чын күңелдән шушы искиткеч күркәм бәйрәмегез белән котлап, сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, тынычлык, саулык-сәламәтлек, иминлек, иртәгесекөнгә өмет-ышаныч телим! 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
376
0
2
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: