"Татар халкының этнографик мозаикасы" фотоконкурсына гаризалар кабул итү дәвам итә

Конкурска хезмәтләр 2021 елның 10 августыннан 19 ноябренә кадәр кабул ителә.

Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы «Татар халкының этнографик мозаикасы» фотоконкурсына гаризалар кабул итә.

Фотоконкурс «Татар халкының милли үзенчәлеген саклап калу (2014-2022 еллар)» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында уздырыла.

Конкурс татар халкының традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен популярлаштыруга, Татарстан Республикасында һәм аннан читтә яшәүче татар халкының милли тиңдәшлеген саклап калуга һәм үстерүгә юнәлтелгән.

Конкурста катнашырга Россия Федерациясе территориясендә яшәүче 18 яшькә җиткән гражданнар, шулай ук Россия гражданлыгы булган чит ил гражданнары чакырыла.

Конкурска хезмәтләр 2021 елның 10 августыннан 19 ноябренә кадәр түбәндәге номинацияләр буенча кабул ителә:

«Болгарлар. Идел буенда ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы»;

«Традицияләр һәм йолалар»;

"Халыкчан-гамәли сәнгать".

Конкурсның шартлары белән тулырак: Нигезләмәдә танышырга мөмкин.

Чыганак: Мәдәният министрлыгы сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
317
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: