Спас ярминкәсе кайчан узачагы билгеле булды
Алабуга шәһәрендә елның иң матур чараларыннан берсе - Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак.
2021 елның 6, 7, 8 августында Алабуга шәһәрендә елның иң матур чараларыннан берсе -Бөтенроссия Спас ярминкәсе узачак. Ярминкәдә осталар үзләренең уникаль эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Шулай ук концерт программалары, төрле характердагы мастер-класслар оештырылачак.
.jpg)
Һөнәрчеләр ишегалды — ярминкәнең визит карточкасы булачак. Анда Россиянең 20дән артык шәһәреннән һәм торак пунктыннан килгән осталар катнашачак. Өч көн дәвамында проектта катнашучылар 20 декоратив-гамәли сәнгать төре буенча 270 бушлай мастер-класс уздырачак.
.jpg)
Ярминкә кысаларында шулай ук «Вдохновение» автор җыры фестивале һәм нәсел утарлары фестивале дә узачак. Шулай ук алабугалылар һәм шәһәр кунаклары кыңгырау чыңы фестивален дә тамаша кыла алачак.
Чыганак: Алабуга нуры
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз