"Шәмаил-арт" нәрсә вәгъдә итә?

Проектның максаты – татар шәмаиле һәм борынгы тамырлары Татарстанга килеп тоташкан гарәпчә матур язу сәнгатен популярлаштыру.

14 сентябрьдә «Шәмаил арт – 2021» ислам сәнгате фестивале ачыла. Шәмаил арт – гарәпчә матур язу сәнгатенә багышланган тәүге еллык күргәзмә-фестиваль ул. Чара «Әлиф» Татар шәмаиле һәм каллиграфиясе осталары ассоциациясе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырган.

Проектның максаты – татар шәмаиле һәм борынгы тамырлары Татарстанга  килеп тоташкан гарәпчә матур язу сәнгатен популярлаштыруга, яшь рәссамнарга – үз әсәрләрен тамашачыларга таныту, ә тәҗрибәле осталарга сәнгатенең серләре белән уртаклашу мөмкинлеге бирү. 2021 елда күргәзмә темасы – «Туган тел» – Татарстанда игълан ителгән «Туган телләр елы»на һәм Габдулла Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган. Күргәзмә «Хәзинә» күргәзмә залында һәм Татар шәмаиле галереясында үткәрелә. Ул республикабыз шәһәрләре (Казан, Чаллы, Бөгелмә), Уфа, Петербург һәм Екатеринбург рәссамнары иҗатын берләштергән. Шулай ук Төркиядән гарәп каллиграфиясе остасы да проектка җәлеп ителгән.

«Хәзинә» галереясындагы экспозиция төрек остасы Ләвәнт Карадуманның каллиграфик хезмәтләре белән ачыла. Коръән хикәятләре һәм халык риваятьләре темаларына республикада яхшы мәгълүм рәссамнар: Казаннан – Владимир Попов, Әлфия Ильясова, Уфадан Җәмил Әхмәтгалиев,  Васил Ханнанов кебек осталар үзләренең рәсемнәрен һәм график әсәрләрен тәкъдим иткән. Танылган татар каллиграфы Нәҗип Нәккашның милли үзаңны үстерүгә зур өлеш керткән атаклы татар мәгърифәтчеләренә, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләренә багышланган хезмәтләре мәгърифәтчелек идеяләре белән аерылып тора. Тамашачы үзе өчен Каюм Насыйри, Шиһабетдин Мәрҗани, Ризаэддин Фәхретдин кебек татар халкының мәшһүр исемнәрен ачачак дигән сүз бу. Күргәзә 14 сентябрьдән 17 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Татар шәмаиле галереясында  исә республикада инде танылырга өлгергән рәссамнарның гына түгел, бәлки әле үзләренең иҗади юлын башлап кына җибәрүчеләрнең дә каллиграфик иҗаты тәкъдим ителәчәк. Мисалга, Нәҗип Нәккашның каллиграфик хезмәтләре татар халкының тарихы, аның шигърияте һәм мәдәниятенең чишмә башы темасына багышланган. Останың хезмәтләрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның иҗатына аерым урын бирелгән – күргәзмәдә «Габдулла Тукай – шәмаилләрдә» сериясеннән әсәрләренең бер өлеше тәкъдим ителгән.

«Шәмаил-арт» фестивале кысасында заманча сәнгатьтә каллиграфия юнәлешләре турында лекцияләр тыңларга, пыялада рәсем ясау һәм исемнәр язу буенча мастер-классларда, рәссамнар, каллиграфлар белән ислам сәнгатенең үсеш перспективалары турында «Түгәрәк өстәл»дә катнашырга мөмкин.

Чыганак: Мәдәният министрлыгы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
390
0
1
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: