Сентябрьдә БДБ илләренең I Уеннарына Казанга якынча 1,5 мең спортчы киләчәк

Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, соңгы мәгълүматлар буенча, Уеннарда 10 ил вәкиле – 1,5 мең спортчы, нигездә 14 яшьтән 23 яшькә кадәр, 600 рәсми зат катнашачак.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов БДБ илләренең I Уеннарына әзерлек һәм аны уздыру буенча республика оештыру комитеты утырышын уздырды. Алар шәһәрдә 4-11-нче сентябрьдә узачак.

ТР Хөкүмәте йортында узган утырышта республика министрлыклары җитәкчеләре, Казан муниципаль берәмлеге башлыгының беренче урынбасары Денис Калинкин, Россия кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәләрендә күзәтчелек федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина, Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе җитәкчесе Максим Денисов, шулай ук видеоэлемтә режимында РФ спорт министрының беренче урынбасары Азат Кадыйров катнашты.

Булачак ярышларга әзерлек финал стадиясендә, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. «Бу спорт бәйрәме генә түгел, безнең халыкларның уртак тарихка, мәдәни һәм рухи кыйммәтләргә бәйле дуслыгы символы да», – диде ул. Президент билгеләп үткәнчә, әлеге чараны уздыру катнашучы илләрнең спорт һәм мәдәни потенциалын арттырырга, илләр арасында күп яклы диалогны саклап калу һәм үстерү өчен нәтиҗәле мәйданчык булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

Уеннар программасына 16 спорт төре: бадминтон, 3х3 баскетбол, бокс, билбау көрәше, дзюдо, каратэ, көрәш, өстәл теннисы, ату, самбо, спорт көрәше, стендка ату, тай боксы, бию спорты, футбол («футзал») һәм нәфис гимнастика буенча ярышлар кертелгән.

Татарстан спорт министры Владимир Леонов хәбәр иткәнчә, соңгы мәгълүматлар буенча, Уеннарда 10 ил вәкиле – 1,5 мең спортчы, нигездә 14 яшьтән 23 яшькә кадәр, 600 рәсми зат катнашачак. Барлыгы 184 комплект медаль уйнатылачак. Ярышларны үткәргәндә 11 спорт корылмасы эшләячәк. Кунаклар яшәү өчен төп объект Универсиада Авылы булачак.

Булачак Уеннарның логотибы алтын каурыйлы кош булачак, ә рәсми талисман – Барс. Шул ук стилистикада катнашучылар өчен медальләр һәм истәлекле сувенирлар тәкъдим ителәчәк.

Оештыру комитеты әгъзалары шулай ук спорт объектларын әзерләүне, спортчыларның һәм кунакларның куркынычсызлыгын тәэмин итүне, Уеннар чорына санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәүне дә кертеп, кайбер эш мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Чыганак: Казан мэриясе сайты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
416
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды: